Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Үткәннәргә уфтанмый, бүгенгегә шөкер итеп яши Фәүзия апа Рәхматуллина (фото)

Түнтәр авылының тыныч кына урамында яшәүче Фәүзия Рәхматуллина шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сабырлыгы йөзенә чыккан юбилярыбыз очрашуыбызның беренче минутларыннан изге теләкләрен ирештереп, кайтыр юлга да догаларын кылып озатты.

Фәүзия әбинең тормыш юлы ул чактагы чордашларыныкыннан аерылмый: урман кисү, окоплар казу, сугышның уңышлы гына тәмамлануын каршы алу, тормыш корып җибәрү, балалар алып кайту, тормышның нәкъ уртасында пар канатыңны югалту һәм башкалар. Бөек Ватан сугышы башланганчы 7нче классны тәмамлап кала ул, 2 ел почтада эшләп ала, аннары инде балачакның калганы зур тизлек белән диярлек окопларда уза. Җиңү язын каршылагач янәдән эшкә урнашып, ул гомере буе туган туфрагына һәм туган колхозына тугры кала.
Тормыш иптәше итеп немецлар ягыннан Тигр танкы алып кайтканы өчен «Кызыл орден» белән бүләкләнгән Габдулла Рәхматуллинны сайлый. Тырышып тормыш авырлыгын бергә ерып барып, гаиләләрен түгәрәкләндереп 7 балалары дөньяга аваз сала. Дөрес бүгенге көндә аның алтысы гына исән. Йөрәк җимешләре төрлесе-төрле якка сибелешсә дә, бүгенге көндә әниләрен ялгызы гына яшәтмиләр, Казандагы кызы Гөлфия тәрбияләп яши. Калган балаларына килсәк, Фәрите Биектауның Киндериенда, Сафурасы Магнитогорскида, Суфиясе Карагандада, Фәрте Донецкта, Әнисәсе Пыжмарада яши.

Юбилярның күкрәген төрледән-төрле орден-медальләр бизәгәнен күреп, аларның ни өчен бирелгәнлекләре белән кызыксынмый кала алмадым. Күп балалы әни булганы өчен дә, тылда эшләгәне өчен дә бүләкләгәннәр аны, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак бирелгән юбилей медальләре дә бихисап. Бүгенге көндә Фәүзия әби ил-көннәрнең тыныч булуына шөкерана итеп, 12 оныгы, 22 оныкчыгының игелеген күреп, инде үзләре дә олыгаеп килүче балаларының таза-сау булуларына сөенеп яши.

1994 елда бакыйлыкка күчкән ире Габдулланы Фәүзия әби әле дә сагынып искә ала: «Бик тырыш кеше иде ул. Озак еллар «ДТ-75» тракторында эшләде, аннан соң гараж мөдире булып хезмәт куйды һәм шуннан лаеклы ялга чыкты. Бергә үткәргән гомеребезне аңлашып яшәдек».

- 95 яшенә җиткәч үзе генә яшәрлек түгел инде, ә моңарчы ел саен 18 пар оекбаш бәйләп, балаларын шулар белән сөендереп яшәде. 7 бала үстереп тә аның өенең һәрчак чиста булуына күрше-тирә гел аптырый иде. Үз үрнәгендә ул безне дә тырыш итеп үстерде, - ди кече кызы Әнисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250