Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Түнтәр авылында гомер кичерүче дәү әниебезгә – 4 түгәрәк – 2 сигез!

Түнтәр авылында гомер кичерүче дәү әниебез - Заһертдинова Гәрифәбану Хәким кызы 88 яшен тутырган көнендә дә, сугыш урлаган яшьлек елларын искә алып, без, оныкларына гел якты тормыш тели.

1941нче елда әниләрен окоп казырга җибәргәч, дәү әни укуын ташлый, сыерын да сава, икмәк тә пешерә, өйне җылыту өчен төннәрен торып мичкә дә яга, чөнки әтиләре авырый. Сугыш ачысы аларны да урап узмый, дәү әнине яшьләр белән бергә урман кисәргә, сал төяргә, торф чыгарырга җибәрәләр.
- Аяклардагы йон оекбашка чабата бозланып ката торган иде. Өшегән аякларның җылы күргән чагы бик сирәк булды. Чабата тузмасын, дип җәйләрен яланаяк эшләдек. Бу аяклар барысына да ничек түзгәндер инде, белмим. Соңрак авылга мал карарга куйдылар, ач килеш эшләүләрнең авырлыгына ничек түздек икән, - дип искә ала ул.
Тик 1943нче елда әтисез, 1945нче елның гыйнвар аенда әнисез дә кала 4 бала. Шулар арасында иң олысы дәү әнием була. Фронтка ярдәм әзерләү дә, энеләре һәм сеңлесе өчен әти-әни булу да аның җилкәсенә йөкләнә. Әле ярый бертуганнарым булды, берберебезгә таяныч була алдык, дип сөенә. Ә күзләрендә - моңсулык... Кайчандыр иңгә - иң терәп, авырлыклар аша узган энекәшләре дә инде бакыйлыкка күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын иде үзләренең.
1947нче елда дәү әти белән гаилә корып бер ул, бер кыз үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Тик сугышта яраланып кайкан дәү әтиемә Җиңүнең 70 еллыгын күрергә насыйп булмады (урының оҗмахта булсын, дәү әтиебез). Ә 7 нче декабрьдә 88 яшен тутырган дәү әниебезгә Ходай Бөек Җиңү язларын әле тагын озак еллар исән-сау каршыларга насыйп итсен иде!
Утлар-сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга,
Терәк булдың барча туганга.
Чәчләреңә ап-ак чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Бүгенге көндә дәү әниебез, тормыш юлында күп кайгы-хәсрәтләр күреп, маңгаена җыерчыклар иңсә дә, сер бирмичә, төрле якка таралган оныкларын бергә җыеп, күңел җылысын өләшә. Үзе таякка таянса да, безгә һаман да терәк, үрнәк булыйм, диеп тырыша.
Әти белән әни җылысын биреп, безнең өчен борчылып торганың өчен рәхмәт сина, Дәү әниебез. Инде үсеп буй җитсәк тә, үз тормышларыбызны корсак та, синең янәшәңдә сабыйларча иркәләнәсе килә.
Оныгың Гөлшат Имаева
Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250