“Түнтәрлеләр - мине, мин - Түнтәрне яраттым”, ди Әминә апа Зарипова.
Түнтәр авылы халкы өчен күптән Әминә апа инде ул. Әйе, язмыш җилләре аны Балтач якларына алып килеп, исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртерлек тормыш сукмаклары аша йөртә.
Документта Нина Ивановна дип язылса да, Түнтәр авылы халкы өчен күптән Әминә апа инде ул. Әйе, язмыш җилләре аны Балтач якларына алып килеп, исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртерлек тормыш сукмаклары аша йөртә. Түнтәр авылында гомер итүче Әминә апа Зарипова гасырга тиң - 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
1923 елның 10 февралендә Чүпрәле районының (хәзерге Буа районы) Әлши авылында дөньяга килгән нәни кыз бала 1944 елда Буа медицина мәктәбен яхшы гына нәтиҗәләр белән тәмамлаганнан соң, “бүленеш” буенча безнең якларга Чепья районына (ул вакытта район үзәге) эшкә җибәрелә. Арборда бер ел, Борнакта 3 ел балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Үзе үк мөдир дә була, хуҗалык эшләрен дә башкара. “Ул елларда балалар бакчалары мөдире итеп шәфкать туташларын куялар иде, шуңа шәфкать туташы штаты мәгариф бүлегенә карады”, дип аңлатма биреп бара Әминә апа.
Ә 1949 елда декрет ялына чыккан шәфкать туташы урынына дип аны Түнтәр балалар бакчасына беркетәләр. Шул килүдән ул гомерлеккә Түнтәрнеке булып кала. “Түнтәрлеләр мине, мин Түнтәрне яраттым!” ди ул ихластан.
Биредә ул Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан фронтовик Закир исемле егет белән таныша. Закир озак уйлап йөрми, күңеле төшкән эшкә уңган, сөйкемле, чибәр кызга тиз арада тәкъдим ясый да өйләнергә карар кыла. Йортка олы яшьтәге әтисе белән әнисе янына тизрәк килен төшерергә ашкына ул. Башка милләттән, башка диннән булуы да гашыйк егетне туктатып калмый. Никахта мулла Нина исемен матур яңгырашлы, кызның үзе кебек йомшак Әминә исеменә үзгәртә. Менә шул итеп, өр яңа биттән яңа тормыш башлана.
- 1950нче елда миңа Әминә дип никах укыдылар, менә мин шул көннән башлап ике исемдә йөрим. Эштә Нина Ивановна дип эндәшсәләр, бездә андый кеше юк, Әминә апа гына бар, дияләр иде хезмәттәшләрем. Мөселман динен кабул итеп алдым, гореф-гадәт, йолаларын өйрәндем, аларны үтәп килдем. Кайнатам Зариф безнең белән 12 ел яшәде. Бер каты бәрелгән, тавыш күтәргән чагын хәтерләмим. Сабыр, тырыш бабай иде. Мине килен итеп кабул итте, килешеп яшәдек, балалар үскәндә дә бик булышты. Тормыш иптәшем Закир сугыш инвалиды булса да, бер тик утырган чагы булмады. Сала Көшкәт авылында озак еллар ферма мөдире булып эшләде. Мактаулы хезмәт ветераны, бик күп Мактау таныклыкларына ия булды. Без аның белән иртән эшкә чыгып китәбез, соң гына кайтабыз – мин балалар бакчасыннан соңгы баланы килеп алмыйча кайта алмыйм. Төрле чаклар була иде. Кайсы вакытта кайтып керсәк тә,бабаебыз исән чагында өйдә тәртип, ашарга пешкән, мич ягылган, хайваннар каралган булыр иде.
Закир белән 5 балабыз булды: Шамил, Камил, Рәйхана, Рәсимә, Рәсилә. Бүген һәркайсының үз тормышы. Тормыш иптәшем белән 61 ел бергә гомер иттек. Бер-бер артлы ике зур кайгы да килде. Тормыш иптәшем һәм олы улыбыз Шамил 59 яшендә вафат булды. Шамил Ижевскида төзелеш буенча укып, югары белем алып, шул шәһәрдә баш архитектор дәрәҗәсенә кадәр җиткән иде. Ул югалтуларны бик авыр кичердем...”, ди олы йөрәкле ана.
Әминә апа бу кайгыларны сабыр йөрәге аша үткәрсә дә, тормышка, кешеләргә карата булган ихтирамын, күңел көрлеген югалтмый Һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яши белә. "Бүгенге көндә 10 оныкның, 5 оныкчыгымның әбисе булуым белән бик бәхетле мин!", дип юана. Балаларны һәм хезмәтне яратуы гомере буе озата килә аны. 5 бала булганлык белән пенсиягә 50 яшьтән үк чыкса да, эшсез тора алмый ул - тагын дистә елга якын колхозда бригадада төрле эшләр башкара.
Туган җиреннән, туганнарыннан аерылып гомер итәргә язган булса да, бәхетен Түнтәрдә тапкан ул. Шушы җирлекнең абруйлы кешесе, чын акъәбисе булып, 95 яшькә кадәр яшәве һәм кылган гамәлләре белән бик күпләргә үрнәк булып тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев