Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тормыш сынаулары сындыра

Көшкәтбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балтач бистәсендә кызы Сәлимә белән кияве Исрафил тәрбиясендә яшәүче Шәкүрә Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды.

Шәкүрә апа биш балалы гаиләдә, кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үсә. Әти-әнисеннән өйрәнгән тырышлыгын ул хезмәт юлында да кабатлый. Башта урман кисү эшләрендә катнаша, аннан инде озак еллар туган колхозында эшли – сыер сава, соңрак бозау һәм сарыклар карый. 1954 елда авылдашы Габделкави белән гаилә корып, тугыз балага гомер бүләк итәләр. Тик бүгенге көндә инде шул балаларның дүртесе генә исән-сау. Олы уллары Әдһәм абый тормыш иптәше Тәскирә апа белән Көшкәтбаш авылында гомер кичерәләр, Сәлимә апа белән Исрафил абый Балтачта төпләнгәннәр, Фидаил абый белән Гөлсәмирә апа шулай ук Балтачта яшиләр, Гөлсинә апа белән Рәфыйк абый туган авылларында гомер итәләр. Юбилярның бүгенге көндә 11 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.

56 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшен, улын, оныгын, кызын югалткан Шәкүрә апа тормышның авыр сынауларына түзә алмый, сәламәтлеге какшый. Шуңа да ул бүгенге көндә балалары тәрбиясенә мохтаҗ.

– Әти белән әни гомер буе төпле киңәшләрен биреп яшәделәр. Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр, дип хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Кеше бакчасына кереп, хәләл көч белән үстергән әйберләргә тимәгез, дип гел туры юлда булырга өндәделәр. Дөрес тәрбияләре, һәрчак терәк-таяныч булганнары өчен без аларга бик зур рәхмәтле, – дип әти-әнисенә булган хөрмәт һәм рәхмәтләрен ирештерде Әдһәм абый.

Шәкүрә апаның элек иң яратып башкара торган кул эше – ул бәйләү булган.

– Җепне үзе дә җегәрләп бәйли иде, әзер җептән дә. Безгә бияләй һәм йон оекларны ул үзе бәйләп киертә иде гел. Әни пешергән ризыклар да, камырлар ашлары да бик тәмле була иде. Эшен дә эшли, без балаларына ашавын да өлгертә, йорт тирәсендәге эшләрне дә җитез генә башкарып куя иде, – дип сокланып һәм горурланып сөйли Сәлимә апа әнисе хакында. 

Олуг юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Хәсәнҗанов, Субаш авыл җирлеге башлыгы Азат Хөснетдинов Шәкүрә апага изге теләкләрен, тырыш хезмәте өчен рәхмәтләрен ирештереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әниләрен зурлап килгән һәркемгә Шәкүрә апаның балалары да изге теләкләрен ирештерделәр.

Бүгенге көндә Шәкүрә апа да балаларының кадер-хөрмәтенә кинәнеп, аларның хәер-догасында яши. Һәркемгә шундый балалар тәрбиясе насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь