Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тормышлар бик рәхәт, тик без генә картайдык, ди юбиляр

Яңгул авылында яшәүче тыл ветераны Бәрия Шакирова бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

– Тормышлар бик рәхәт, тик без генә картайдык. Әле олыгайсам да, тик утырасым килми. Ашарга да пешерәм. Камыр ризыклары да әзерлим, – ди юбиляр.

Гомере буе колхоз эшендә булган Бәрия апа. Лаеклы ялга чыккач та эшләгән хәтта. Авылдашы Мәҗиткә тормышка чыгып, биш балага якты дөнья бүләк иткән. Сигез оныгы, 14 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә һәммәсе дә төп нигезгә җыелган иде. Район җитәкчелеге дә, җирле хуҗалар да Бәрия апаны истәлекле көне белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Фото: автор


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар