Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тормышы ал да гөл, ашаган ризыгы бал да май гына булса да... (+фото)

Иске Салавыч авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шул авылда яшәүче Мәрьям әби Идрисова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Авылның иң өлкән кешеләренең берсен юбилей белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырырга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Салавыч  авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин килде.

Мәрьям әбинең бүгенге тормышы ал да гөл, ашаган ризыгы бал да май гына булса да, балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрә. Торфын да чыгара, окобын да казый, урманын да кисә.

– Ир-ат эше диеп тормадык, барысын да үз җилкәбез белән күтәрдек инде, – ди ул. – Тормышның иң рәхәте, муллыгы картаймыш көнемә калган икән. Рәхмәт барыгызга да. Мине зурлавыгыз, хөрмәт итүегез, җылы сүзләрегез, бүләкләрегез өчен.

Авылдашы Закирҗан белән  6 балага якты дөньбүләк итәләр. Бүгенге көндә дүртесе исән-сау.

Без бик яшьли әтисез калдык. Балаларны аякка бастыру әниебезгә җиңелләрдән булмагандыр. Әмма аның беркайчан да уфтанганын, зарланганын хәтерләмибез. Без аңа бик рәхмәтле. Бүген әниебезгә 95 яшь, моның кадәр озын гомер күпләргә тәтеми. Сабырлыгы белән һәрчак үрнәк булган әниебезгә бәрәкәтле гомеләр насыйп итсен әле Аллаһы Тәгалә, – дип тели төп йортта яшәүче улы Камил белән, килене Бәгъдәгөл.

Ил-көннәргә лачын кебек уллар, уңган кызлар үстергән анага бу көнне һәркем сокланып карады.

Кунакларны рәхмәтләр укып озатып калды Мәрьям әби. Тәкъдиренә язылган булса, бер гасырлыгын бәйрәм итәргә дә көтәр әле ул аларны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев