Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Төп нигезнең кояшы

Норма авылында яшәүче Нәкыя Хаҗиевага 90 яшь тулды. Нәкыя Хаҗиева сокланырлык, гыйбрәт алырлык гомер юлы үткән шәхес.

Җиләкле, җылы җәйләрдә дөньяга килгән Нәкыя апаның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. Әмма ул бу хакта зарланмый.

– Ул чакта барыбыз да михнәт-газаплар белән яшәдек. Бик яшьли әтисез калдык. Тормыш алып бару әнигә калды, олы бала булганлыктан, миңа да бик иртә кул арасына керергә, олылар белән бергә эшкә чыгарга туры килде, – дип сөйли юбиляр.

Алга китеп шуны әйтим, белем алырга мөмкинлеге булмаса да, сәләте һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә эшләгән чакта белем өстәп, үз эшен ихластан, булсынга башкара Нәкыя апа. Балалары Алсу, Габделфәрт, Наиләне генә түгел, ире Газыймны да укытып, дипломлы итә.

Колхозда үлчәүдә эшли башлаган кыз соңрак мех әйберләр тегү фабрикасында склад мөдире, аннан соң 17 ел сөт-май заводында бухгалтер, һәм лаеклы ялга чыкканчы «Сельхозтехника»да автотранспорт бухгалтеры булып эшли.

– Без эштә чакта балаларны әниебез тәрбияләде, шуңа да Газыйм да, миндә хезмәтебезне тыныч күңел белән башкардык, – ди Нәкыя апа.

Газыйм абый белән Нәкыя апаның балалары ил-көннәргә игелекле булып, һәрберсе тормышта үз урынын табып, бүгенге көндә үзләре дә балалар игелегендә, оныклар өчен шатланып яшиләр. Алсу апа озак еллар һөнәр лицеенда укытучы булып лаеклы ялга чыкса, Габделфәрт Газыймович Түнтәр мәктәбендә укытты, озак еллар директор булып эшләде, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Балтач урта мәктәбендә укучыларны математика серләренә төшендерә. Наилә апа исә Түбән Кама шәһәрендә яши, абый-апаларыннан аермалы буларак, ул медицина өлкәсен сайлый.

– Бүгенге көндә 7 оныгым, 14 оныкчыгым бар. Кызганыч, Газыйм гына арабызда юк, вафатына быел 34 ел булды, – ди юбиляр.

Бүгенге көндә балалары, онык-оныкчыклары өчен ныклы терәк, киңәшче булып, төп нигезнең кояшы булып гомер кичерүче Нәкыя апаның акылы камил, сөйләме матур, күңеле киң булганына сокланып кайттык. Юбилее белән котларга килгән җитәкчеләр дә әлеге гаиләгә соклануларын, хөрмәтләрен белдерделәр.

– Тормыш иптәшегез Газыйм абый да, сез дә җаваплы эшләрдә эшләгәнсез, әмма игелекле, белемле, үз эшләренең осталары булган, хөрмәтле, абруйлы балалар  тәрбияләп үстергәнсез. Рәхмәт сезгә. Балачакта, яшьлегегездә күргән авырлыкларның әҗере исә бүгенге мул тормышыгыз, балалар-оныклар игелегендә узучы матур картлыгыгыз. Бу бәхетегез дәвамлы булсын, – дип изге теләкләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей