Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Туган авылын ихлас яратучы Харис турында (+фото)

Туган авылын ихлас яратучы Харис әфәнде бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авыл өчен бик күп игелекле эшләр башкарган кеше ул.

Татар халкында “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер” дигән мәкаль бар. Әлеге мәкаль Арбор авылында яшәүче Харис Һадиевка бик тә туры килә. Туган авылын ихлас яратучы Харис әфәнде бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авыл өчен бик күп игелекле эшләр башкарган кеше ул. Аның матди ярдәме белән авыл янындагы зур сулык чистартылды. Алай гына да түгел, шул сулыкка балыклар жибәреп, балык үрчетү эшен дә оештырды. Чишмәне чистартып ремонт ясап, янына ял итү өчен уңайлы урыннар,беседкалар эшләтте. Әллә каян,ерактан ук тау башыннан балкып күренеп торучы “Арбор” дигән язу да аның тырышлыгы белән барлыкка килгән. Харис абый яшьләр белән уртак тел таба белә, авыл яшьләре дә аңа тартыла. Үзенең дә акыллы,тырыш, хезмәт сөючән өч улы бар. Тынгысыз йөрәкле, авылым, дип җан атып яши торган, матди байлыгын да, күңел җылысын да кызганмаган Харис Һадиевка авылдашлары бик рәхмәтле.

Фото: социаль челтәрдән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев