Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Туган-үскән нигезен саклап... (фото)

Карадуган авылында яшәүче Равилә Нәбиева 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Кеше язмышка үзе буйсынамы, әллә Равилә апа кебек язмышын үзе буйсындырамы?! Карадуган авылында гомер итүче Равилә апа Нәбиева тормышның ачысын-төчесен аз татымаган...
- Балачагым да, яшьлек елларым да бик авыр чорга туры килде. Нужа күреп үткән елларым ул минем. Яшьлегем урман кисеп, агач тарттырып, утын төяп, окоп казып, кырда көлтә бәяләп, урак урып үтте, ә төннәрен ындырда ашлык суга торган идек... Эшсез торган чагымны хәтерләмим дә. Сугыш вакытында авылдан иптәш кызым белән мине Ярославль шәһәренә торф чыгарырга җибәрделәр. Көне-төне эшләттеләр. Бераз эшләгәч бу авырлыкка чыдар хәл калмагач, качып кайтып киттек. Бик газапланып, авырлыклар белән кайттык. Өс-баш начар, үзебез ач, акчабыз юк иде. Авылыбызда колхоз рәисе берсен сыер саварга, икенчесен фермага сарык карарга куярмын, ярар алайса, дигән булган. Ләкин берәр көннән безне Ярославльдән эзләп килеп җиттеләр. "Китәсезме, судить итикме?", диделәр. Без анда башка бармыйбыз, дип каршы торгач, безне кулга алып, төрмәгә яптылар. 4 ай буе салкын төрмәдә утырырга туры килде, төннәрен елап, гарьләнеп чыга торган идем, - дип күңелен бушатты Равилә апа.
Сугышлар тынгач, еллар тынычлангач тормышлар да җайлашып китә. Балтачка артельгә эшкә урнашып, йөреп эшли башлый.1951 елда Карадуган авылы егете, сугыштан кайткан Исках Нәбиев белән гаилә коралар. Кечкенә йортта, ишле гаиләгә килен булып төшеп, төп йортта яши башлаганда, Равилә апаның әнисе авырый башлый. Яшь гаилә Равилә апаның туып-үскән нигезенә күченергә мәҗбүр була һәм алар шушы йорта яшәп тә калалар. Еллар үтеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кереп, Исках абзый хөрмәтенә яңа йорт салынса да, Равилә апа туып-үскән нигезен ташламый, яңасына күченми. "Бар гомерем биредә үтте. Балаларыбыз да шушында туып-үсте. Мин исән чагында төп йорт дип, җыелалар. Мин үлгәч тә ташламасыннар, таркатмасыннар, бу нигезне сакласыннар иде, дип күңел түрендәге васыятен дә белдерде ветеран.
Әйе, ул бүгенге тормышыннан бик канәгать. 5 бала табып үстердек. Бүгенге көндә Исмәгыйль, Ибраһим, Исрафил һәм бер кызым - Рүзилә бар. Улларым янымда булсалар да, кызым Чаллы шәһәрендә яши. Тик Искәндәр исемле бер улым кырык яшендә яз аенда гүр иясе булды. Бик тырыш, эшчән иде...

Балаларым, 9 оныгым, 7 оныкчыгым кайтып, хәлләремне белеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Киленнәрем дә бик уңган. Улларым өйләнделәр дә чыгып китеп, урнаша, үз тормышларын кора тордылар. Миңа бала каратып, киленнән талатып яшәтмәделәр. Аллага шөкер!", ди уенын-чынын бергә кушып, җор телле юбилярыбыз.
Равилә апаның ачык зиһене, камил акылы, сүзгә тапкыр булуы соклану хисләре уята. Табигатьне, урман-кырларны яраткангамы, җиләк җыеп гомер иткән болынлыкларыннан көч, дәрт-дәрман алгангамы, иҗатка гашыйк кеше ул. Ул бәет-мөнәҗәтләр дә әйтә, кырыс язмышына багышлап язган шигырьләрен дә искә ала, моңланып җырлап та җибәрә, язмыш төеннәре булып, күңелендә сакланган хәтирәләрне дә барлый...
Кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ветераныбыз. Гыйбрәт алырлык язмыш юлы, сабак булырлык тормыш мәктәбе үткән ул. Равилә апа кебек бала җанлы, олы йөрәкле, сабыр холыклы, язмыш җилләренә каршы тора алган ветераннарыбыз булу - үзе бер горурлык, үзе бер тарих.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250