Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Туган як алмагачлары

Раиф Гафиуллин – районга билгеле шәхес.

Максатчанлыгы, эшкә булганлыгы, тәвәкәллеге, компетентлы булуы белән аерылып тора. Озак еллар «Мегаом» оешмасын җитәкли, район эшмәкәрләр советы рәисе. Тормыш иптәше, һәр эштә дә олы таянычы Регина да иренә ныклы терәк, ә Ренат аларның олы улы. Бүгенге көндә башкалада төзелеш институтында белем ала. Үз фикере белән, коры җиргә алмагачлар утыртырга алынган. «Кайлардан гына, нинди генә алмалар кайтмый, нәрсәләр сибеп үстергәннәрен дә белмибез, үз җирлегебездә, күз алдыбызда үстерелгәне райондашларыбызга тәкъдим итәрлек, экологик яктан чиста алмалар булыр, ичмасам», дигән ул. Быел көз Нормадагы һөнәр лицее курсантлары белән бергәләшеп 6 мең 250 төп алмагач үсентесе утырталар. Булачак алмагач плантациясен күрергә Ренатның әнисе Регина белән бергә бардык. Сөбханаллаһ булып үсеп утырган үсентеләрне күреп куандык. Иң мөһиме, тамырлары нык булсын, кышларын исән-имин чыксыннар, җәнлекләр зыян китермәсен, куяннар кимермәсен! Нинди күләмле хезмәт башкарылган бит!

– Бик җайлы гына итеп көрәк белән казып утыртмакчы идек,– дип елмая Регина. –  Хәйран катлаулы, күләмле эш булып чыкты ул. Трактор чакыртырга туры килде. Өч көн буе утырттык. Рәхмәт, Норма һөнәр лицее егетләренә, бик уңган булып чыктылар, тырышып, җиренә җиткереп  эшләделәр, ә егетләрнең буш вакытларын табып, безгә ярдәмгә җибәргән өчен лицей директоры Галиев Рәис Садыйк улына зур рәхмәт.

Әлбәттә, җиңел хезмәт түгел. Кул көче дә кергән, техника да китертелгән. Хәер, бу гаиләдә үсүче өч егет тә хезмәт сөючән, кыю йөрәкле, әти салган ныклы эздән атлап баручылар. Алга таба да шулай булсыннар! Гафиуллиннарның җиләк плантациясе дә бар, шул плантациядә армый-талмый эшләп үскән малайлар бит алар – җиләген утырткан-җыйган, суын сипкән, чүбен утаган Ренат, Булат, Мурат... Булат белән Мурат Балтач гимназиясе укучылары.

– Раифның улларыбызны хезмәт тәрбиясе белән үстерәсе килә, – ди Регина. – Үзалларына максат куя белсеннәр һәм шуңа ирешергә өйрәнсеннәр, ди. Ренат ссуда алып, алма бакчасы үстереп карыйм әле, дигәч тә,  каршы килмәде.

Ренат Гафиуллин яшь, студент булуына карамастан, алма бакчасын гөлләр итәр әле. Бакчага күз салуга, инде хәзердән үк майның унбишләре җитсә иде, дип телисе килә. Булыр, Аллаһы боерса, язларын шау чәчәккә күмелеп, әйләнә-тирәгә хуш ис таратып утырган алмагачлар көзләрен мул уңыш белән куандырыр. Таяныр кешеләре бар – егеткә әти-әнисе нык терәк, энеләре булышчы. Аннан үзе дә югалып кала торганнардан түгел, 12 яшендә дус егете белән Канадага укырга дип киткән, самолетта ун сәгатькә якын океан өстеннән очкан кыю, үҗәт, тиктормас егет бит ул!

Без Арчадагы алма бакчасы, Малмыждагы җиләк-җимеш бакчасы турында ишетеп беләбез. Тик менә «Балтач алма бакчасы» дип ишеткән юк. Совет чорында һәр районда да булган ул үзе, җирлекләрдә дә үстергәннәрдер әле. Балтачта исә Көек авылында булган. Ә менә Ренат алма бакчасының урынын күрсәтмәвебезне сорады, тернәкләнеп китеп, үсеп, алмалары өлгергәнче сер булып калсын әле! Әлегә биредә  «Антоновка» белән «Мельба» сортлары гына утыртылган, тора-бара башка сортлар да урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алмагач