Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Туксанга җитәр өчен кадер-хөрмәт кирәк (+фото)

Балтачта яшәүче Шәрифҗан Шәйхетдинов шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды.

– 8-9 яшьлек вакытта әни белән бәрәңге алган чак истә калган. Җир өсте катырды, әле казыйсы бәрәңге шактый. Әни туфракны көрәк очы белән вата да, шул урынга озак кына аягын куеп тора, шул рәвешле аяк җылысы белән каткан туфракны җылыта. Без исә энем Вәгыйз, сеңлем Әминә белән бәрәңге җыеп торабыз, – дип хатирәләргә бирелде ветеран.

Яшьтәшләре кебек үк Шәрифҗан абый да өч сыйныф кына белем ала. Бик яшьли колхозга эшкә керә. Армиягә барып кайткач, лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Тормыш иптәше Ләйлиҗамал белән 4 балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, бүгенге көндә бер уллары вафат, тормыш иптәше дә инде гүр иясе. Шәрифҗан абый төп нигездә үзе генә яши, әмма ул ялгыз түгел, балалары хәлен белеп кенә тора. Ветеран үзе дә гел хәрәкәттә, газета-журналлар укый, җәй көне хәтта мал-туар асрый.

– Тормышымнан бик канәгать. Аллаһыга шөкер, балалар һәм оныклар игелегендә яшим. Бүген һәрберсенең үз тормышы, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Тормыш иптәшем вафат булгач та, мине ялгызым гына калдырмадылар. Үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын. Кадер-хөрмәт, игътибар булмаса, мин 90 яшемә җитмәгән дә булыр идем, – ди ветеран.

Ветеранны олуг юбилее белән котларга килгән район җитәкчеләре Шәрифҗан абыйның заманында алыштыргысыз балта остасы булуын ассызыклап, башкарган хезмәте, район тормышына керткән бәяләп бетергесез хезмәте өчен олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев