Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе

Норма авылында яшәүче Рәбига Фәйзрахмановага 24 июнь көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, "Игенче" авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы экономисты Илдар Сәмигуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Рәбига апа Кенәбашта туа, бик иртә әтисез кала. Әнисе башкага кияүгә чыккач, кечкенә Рәбигага үги әти белән яшәргә туры килә. Бик иртә кул арасына керә ул, укырга мөмкинчелеге булмый. Авылдашы Габдрахман белән гаилә корып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка бер улы мәрхүм булган.

- Тормышларым җиңел булмады, эшләп яшәдек. Бүгенге муллык, кадер-хөрмәт шул тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе, - ди Рәбига Фәйзрахманова.

Рәбига апаның тормыш иптәше дә бик иртә үлеп китә. Бөтен тормыш аның җилкәсенә кала. Балаларга әти дә, әни дә була ул. Әнә бит олуг юбилейга килгән балалары, 13 оныгы һәм 16 оныкчыгы да аңа ихластан рәхмәт әйтеп баш ия. Бик бәхетле әни, дәү әни ул. Сокланырлык, гыйбрәт алырлык. Ил-көннәргә игелекле ул-кызлар үстергән анага мең-мең рәхмәт.

Бүгенге көндә Рәбига апа Норма авылындагы кызы Тәгъзимә, кияве Зиннур гаиләсендә яши. Урыны түрдә, сүзе һәрчак үтемле акъәбинең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250