Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тырышып-тырмашып яшәдек…

Нормабаш авылында яшәүче Әдибә апа Гыйльметдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен улы, килене, оныгы һәм аның гаиләсе, оныкчыкларның янәшәсендә каршы алды.

30 елларда туган балаларныӊ колхозлашу чорлары михнәтләре, сугыш чоры авырлыгы, ачлык, ялангычлык кичерүләре турында китаплардан укып, кинолардан гына карап белсәк тә, аларныӊ үз авызларыннан ишетелгән гыйбрәтле язмыш һәркемне тетрәндерә.

Әдибә апа Нормабаш авылында 6 балалы гаиләдә  дөньяга аваз сала. 6 яшь тулып киткәч, әниләре вафатыннан соӊ, ныгып җитмәгән орчык кадәр кызга барысын да кичерергә туры килә. Әтиләре Хәбибрахман Гарәпшин Арча районы Казиле авылында мәдрәсәдә укыган, указлы мулла булып 1911 елдан Нормабашта имамлык итә башлый.  Әмма колхозлашу чорлары вакытында, дин халыкныӊ аӊын томалый, советка каршы эш алып бара дип, имамныӊ үзен, гаиләсен җәберлиләр. Өйләре, салып куелган буралары тартып алына, келәтләре авылга кибет итеп салына. Хайваннарны кырып-себереп алып чыкканда тавыкларны да калдырмыйлар. Мичтәге казан, өстәлдәге җиз самовар да алып китүчеләрнеӊ арбасына салына.1935 елларда мәчетнеӊ манарасы киселеп, авылның клубы итеп файдалануга бирелгәч тә, әтиләре Хәбибрахман хәзрәт имамлык вазыйфасын башкарудан туктамый.

Авыр сугыш еллары үткәч, 7 сыйныф тәмамлаган Әдибәне тиз саный, фикерли дип, колхозга хисап эшен алып барырга куялар. Фермага сыер савучы итеп билгеләнгәч тә, карышмый, эшне җиренә җиткереп башкара. Колхозлар эреләндергәч, авыл фермасында таналар тәрбияли, анда да сынатмый, алдынгы була. Ә соӊрак, кортлар чиста-пөхтә кешене генә ярата, синнән була дип, урманда урнашкан умартачылыкка билгелиләр. Авылныӊ төз гәүдәле, нык бәдәнле көрәшчесе Рәшит белән гаилә коралар. Олы кызларыннан соӊ, бер-бер артлы биш малай дөньяга килә. Һәрберсенеӊ өсте бөтен, тамаклары тук булсын өчен Әдибә апага көне-төне эшләргә туры килә. Дини гаиләдә тәрбияләнгән хатын уразасын да тота, намазын да укырга вакыт таба. Ул заманда күп кеше шулай тормыш итте, бу дөньяда тырышып-тырмашып яшәргә туры килде, ди ветеран. Бүгенге көндә  авылда улы Нәкыйп, килене Сәлимә, һәм оныгы Булат гаиләсендә тәрбияләнүче ветеранныӊ фикерләве төпле, киӊәшләре урынлы. 6 ел элек вафат булган ире Рәшит аганы, вакытыннан алда бакыйлыкка күчкән өрлектәй өч егетен дә үзенеӊ догасыннан калдырмый ана. Хаҗда булып кайткан килене Сәлимә белән шушы яшенә җитеп намазын да укый, уразасын да тота әле ул…

Авылныӊ ак әбие булып, хәерле тормышта озак яшә әле, Әдибә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей