Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Укага төреп яшәтәләр (фото)

- Утка да, суга да керә торгән кеше ул Хәлимә апа. Авылдашларының кайгысын да, шатлыгын дә беренче булып уртаклаша.

Кирәк чакта киңәш тә бирә, кайчагында орыша да. Без Хәлимә апалар күченеп киткәч, аларның төп нигезенә йорт салдык. Шуңа микән, туганнар булмасак та, без алар белән бик якын. Балалары да әниләрен бик хөрмәт итә, укага гына төреп яшәтәләр, - ди авылдашы Гадилә апа.

Беренче күрешкә үк күңелгә якын булган 95 яшьлек Хәлимә Галиева хакында тәүге ишеткән сүзләребез шушы булды. Заманында ачлыгын, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән Хәлимә әби оптимист рухлы булуы белән дә соклану хисләре уятты. Авылдашы Гарифҗан белән биш бала үстереп, авыр чакта бер- берсенә ныклы терәк булып яшәгән алар. Бөек Ватан сугышыннан сыңар аяк, бер күзсез кайткан тормыш иптәше 35 ел элек бакыйлыкка күчсә дә, аны искә алмаган көне юк әбинең.

- Мин колхозда эшләгән чакта балаларны тәрбияләп, йорт-җиргә күз-колак булып торды. Өйдә кеше булгач, тыныч күңел белән чыгып киттем, эштән ачык өйгә кайтып кердем. Сугышта алган яраларыннан бик нык сызланган чагында бабаем гел "Мин сине ташламам" дип әйтә иде. Әмма язмыш без дигәнчә түгел шул. Бабаемны бик сагынып яшим. Әле, шөкер, балаларым бар. Икесе Малмыжда, икесе авылда, гел хәлемне белеп кенә торалар, - ди Хәлимә әби.

Әле узган елларда гына капка төпләренә чыгып озак кына үткән-сүткәннәрне күзәтеп утыра торган булган. Инде быел өй эчендә дә хәрәкәтләнми диярлек. Ятып кына торса да, ил-көн яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар булып яши, яныннан кеше өзелми.

- Төп нигезгә дүрт бала, 7 онык, 9 оныкчык җыелгач, тормышларыбыз түгәрәкләнә. Барысын да якты йөз, мул табыннар белән каршы алучы киленем Гөлфиягә, улым Габдуллага рәхмәт инде, ди акъәби.

Хәлимә әбинең 95 яшьлек олуг юбилеен әнә шулай көр күңел, камил акыл һәм якыннары, авылдашлары хөрмәтендә каршывы өчен ихластан сөендем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250