Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Ул шундый чибәр иде...»

Күптән түгел Балтач бистәсендә яшәүче Роза Муллагали кызы Гыйльмановага 90 яшь тулды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп бүләкләр тапшырдылар.

Роза Гыйльманова Нөнәгәр авылында Муллагали абый белән Фагыйлә апа гаиләсендә өченче бала булып аваз сала. Алар дүрт бала – бер малай, өч кыз үсәләр.

Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, Роза фармацевтика техникумында белем ала. Юллама буенча Чистайга билгеләнгән булса да, ул чактагы Балтач даруханәсе мөдире Галия апа яшь белгечне районга кайтаруга ирешә. Башта ассистент булып эшли, соңрак аны мөдир итеп билгелиләр.

– Эшен бик яратып эшләде, бик күп кешеләрнең рәхмәтен ишетеп яшәде. Аны белгәннәр гел җылы хисләр белән искә ала. «Без аптекага Розаны күрергә дип махсус бара идек, ул шундый чибәр иде. Читтән сүзсез генә матурлыгына сокланып карап тора идек тә, кайтып китә идек» дип сөйләгәне бар бер абзыйның. Чыннан да, Роза апабыз һәрчак зәвык белән киенгән, олысына да, кечесенә дә бик рәхимле булган, – дип сөйли туганы Резеда апа.

Роза апа олыгаеп кына Сәйдәш Әгъзамов дигән Карадуган кешесенә тормышка чыга. Кызганыч, Сәйдәш абый инде гүр иясе, әмма Роза апа өчен ул әле дә исән кебек, каядыр чыгып кына китте, дип бабайның үлгәнен оныта. Әмма ул ялгызы түгел, тормыш иптәшенең туганнары Роза апа дип өзелеп тора. Социаль хезмәткәре Гөлия Рәхмәтуллина белән Гөлнур Әсхәдуллина да хәзер аның үз кызлары кебек. Юбилей көнендә истәлеккә дип фотога төшкән чакта да иң беренче Гөлия һәм Гөлнурны үз янына дәшеп алды.

Роза Гыйльманованы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм чәчәк бәйләме белән ак шәлъяулык бүләк итте. Шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, үзәк даруханәдән Гөлназ Сөләйманова да юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар