Узган гомер узар инде, кайтарып алалмассың...
Әтисен сугыш кырында югалткан, хөкүмәт Йошкар-Олага урман кисәргә җибәргән әнисен озак күрми яшәгән (ул чакта аңа 11, энесенә 8 яшь тирәсе була) Рияз ага балачагын искә төшерсә, күзләрен яшь сара.
Арбор авылында гомер кичерүче 90 яшьлек Рияз ага Әүхәдиев җаваплы урыннарда эшләгән кеше.
Әтисен сугыш кырында югалткан, хөкүмәт Йошкар-Олага урман кисәргә җибәргән әнисен озак күрми яшәгән (ул чакта аңа 11, энесенә 8 яшь тирәсе була) Рияз ага балачагын искә төшерсә, күзләрен яшь сара.
- Әнине алып киттеләр. Без ике малай калдык. Искереп беткән зур өй, ягып җылытып бетерәм димә (Рияз аганың бабалары революциягә кадәр байлар өммәтеннән булган, зур өй дә алардан калган). Сыерыбыз бар иде, ул бозаулады. Әни юк, безне, хуҗалыкны караштыргалап торырга дип бер чулак, зәгыйфь абзыйны билгеләделәр, булышуы да шуның кадәр генә иде. Бозауны өйгә керттек. Бозауны имезергә алып чыгучы юк. Көч-хәл белән күтәреп үзем алып чыгам, үзем алып керәм. Сарык та бәкәйләде, аларын да өйгә керттек. Шулай итеп, өйнең олы ягы абзарга әйләнде, без кече якта яшәдек.
Сугыш беткәч, әнисе белән бергә урманнан агач ташып, өй салалар. Бүреләрнең котырган, анда кешегә ташланганнар, монда малларны буып атканнар дип күңелләргә шом салган бер чорда Хәсәншәех урманына агачка баралар. Әнисе белән бергә 24 төп агачны кисеп аударалар, өстерәп урман кырыена чыгаралар, унберешәр бүрәнәне үгезгә бәйләп, якындагы бер авылның бәрәңге бакчасына тарттырып китерәләр. Шул вакытның ачы газапларын әле дә бик яхшы хәтерли Рияз ага.
7нче сыйныфны тәмамлагач, укырга китәргә теләге көчле булган акыллы, зиһенле, колхозның ындыр табагын җитәкләгән егетне бер дә җибәрәселәре килми, чәчү беткәч китәрсең, украк төгәлләнгәнне көтәрсең дип, гел калдыра киләләр. Уңган-башлы егет һәр эшне җиренә җиткереп башкара, һәм берсендә көзге уңышны амбарларга ташып бетергәч, октябрь ае була ул, сәүдә техникумына укырга керә.Түнтәр сәүдә берләшмәсендә дә эшли, участок вәкиле дә була. Армиядә өч ел хезмәт итеп, офицер булып кайта. Кайткач, район хәзерләүләр конторасы агенты булып эшли. Соңгы эшләп чыккан урыны Чепья зонасын үз эченә алган район финанс бүлегенә карый, биредә ул 27 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Аңарчы 12 ел участковый да булган. Аның участок вәкиле булып эшләгән еллары җәлеп итте:
- Гомер буе эшләргә туры килмәде. Ул чакта участок вәкиле кешене төрмәгә дә утырта ала иде. Кергән гаризаны карап, делоларның эшен бетереп кенә кайтасың, өйдә хатыным Хәтимә тотына инде, алай да итмә инде, болай да итмә инде. Чөнки син кайтып кергәнче хатыным янына гаепленең гаиләсе, туганы, я әти-әнисе килеп киткән була. Шулай итеп киттем мин бу эштән (57 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшен бигрәкләр дә сагына Рияз ага.З.Ш.). Хәтимәм (соңыннан исемен Миңсылу дип үзгәртә) башта колхозда бухгалтер булып утырды, аннан фермада эшләде. Дөньяда әйбәт кеше иде. Бөтен кеше яратты. Мактамаган бер кеше дә юк, шундый да әйбәт кеше иде ул. Үлгәненә 10 елдан артты инде. Авырып, урын өстендә ятты, күпме ятса да һич авырсынмый тәрбияли идем мин аны... Яшьлегебездә 2-3 ел матур гына яратышып йөргәннән соң, гомерлеккә кавышкан идек бит без.
Рияз бабайның күзләрендәге яшь бөртекләре котларга килгән кунакларны да тын калдырды.
– Әти әнине бик яратты, бик кадерләп яшәде шул, - дип тынлыктан аралый Курамьялда яшәүче кызлары Резеда. – Әни коеп куйган биюче иде, читеге тишелгәнче бии иде, диләр аның турында.
Озак яшәүнең сере нидә дип туксанга җиткән әби-бабайдан сорамый калмыйбыз анысы. Күбесе хәрәкәттә бәрәкәт булуда, начар гадәтләрдән тыелып яшәүдә ди. Рияз абый да гел хәрәкәттә булган кеше, яшь чагыннан ук йөрәкле булган, әнисе белән Хәсәншәех урманыннан кадәр ат җигеп, агач ташып өй салганнар. Үзенең остаханәсен булдырган. Кул эшенә осталыгы Рияз абыйны тормышта чын асыл ир итеп таныткан. Өздереп гармун уйнаулары үзе бер аерым тема.
Энем Германиядә хезмәт итте. Шуннан бүләк итеп аккардеон алып кайтты, - ди Рияз ага. -Уйнадым рәхәтләнеп, хәзер малаемның малаеның малае уйный. Гармунны кулга алган юк инде.
Ә менә җәяү йөрүен ташламаган. Арбордан Чепьяга кадәр элдертә генә диләр.
– Әтине авылдашлар җәяү йөртмәскә тырыша анысы, – ди кызы. – Олысы да, кечесе дә машинасын туктатып утырта.
Арбор – зур авыл, матур авыл. Әдәбият сөюе, мәдәниятле булуы, талантларга байлыгы белән аерылып тора. Ә табигате әйтеп бетергесез. Рияз абый кебекләр матурлаган, яшәткән авыл ул. Инде хәзер олыларның үзләрен кадерлик.
– Нинди генә газеталар чыкмый хәзер... Мәдинәсе, Ясминәсе дигәндәй... Алдырам, укыйм мин аларны. Олы кешеләрне рәнҗетүләре турында күп язалар. Балалар әти-әниләрен кага, туган туганны өнәми... Ник ул картлык бөтен кешегә дә килә ләбаса. Рәхимле булырга кирәк хәзерге яшь буынга.
Мескеннәрне кайгыртып, өзгәләнеп әйтсә дә, үзе балаларыннан (өч кыз, ике малай үстергәннәр), унтугыз оныгыннан, сигез оныкчыгыннан кадер-хөрмәт күреп яши ул. Төп йортта Фаяз исемле улы, килене Рафилә белән көйле генә гомер кичерә.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев