Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Вәсимә Гатиятуллинага 90 яшь тулды (+фото)

Курамьял авылында гомер кичерүче Вәсимә Салихҗан кызы Гатиятуллина үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Вәсимә апа Арча районы Кышлау кызы. Сугыш башланыр алдыннан гаиләләре белән Донецк өлкәсенә күченәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач алар әсирлектә калалар. Шәһәрне азат иткәнче. 22 ай ачлы туклы шунда яшиләр.

Сугыш беткәч, шахтага җибәрелгән Зиннәтулла исемле егет белән танышалар, соңрак Курамьялга күченеп кайталар. 5 бала үстерәләр.

 Кызганыч, кечкенә улы 35 ел,  тормыш иптәше 14 ел элек бакыйлыкка күченәләр. Балаларым янда тормасалар да, атна саен тинем янымда, хәл белеп торалар. 

Вәсимә апаның оныклары гына ике дистәдән артык, бүген инде 14 оныкчыгы бар. Шөкер, булганына рәхмәт,  дөньялар гына тыныч булсын, һәркем исән-имин яшәсен, ди хезмәт ветераны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев