Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ветеран Әхәт абый Гыйльмуллинда кунакта.

23нче гыйнвар көнне без сыйныф җитәкчебез Нурия Галиева белән шефлыккка алган ветераныбыз Әхәт абый Гыйльмуллинга бардык.

Ул безгә сугыш чорындагы тормышы турында сөйләде. Сугыш башлангач Әхәт абый югары дәрәжәдәге офицерлар хәзерли торган очучылар мәктәбенә укырга киткән. Ике моторлы бомбардировщикны өйрәнгәннәр. Ул самолетның очу тизлеге 420 км/сәг. булган. Өйрәнеп беткәч кече лейтенант очучы исеме алып чыккан.
Әхәт абый запаска кайткан. Турыдан-туры сугышта катнашмаса да, сугыш елларында хезмәт иткәч, аны фронтовик дип йөрткәннәр. Ветеран бабай безнең сыйныфта укучы малайлардан: "Кайсыгыз летчик булырга тели?" - дип сорады һәм үзенең киңәшләрен бирде. Бүгенге көндә тырышып укырга, көчле егетләр булып үсеп, хәрби хезмәтне башкарып кайтырга кирәклеге турында әйтте.
Әхәт абыйга 19нчы февральдә 94 яшь тула. Ул Балтач районында иң өлкән ветераннарның берсе. Без, хәзерге буын балалары, алар алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышларыбыз тыныч булсын иде.
Бабайлар көрәшеп безгә тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайта алмый, сугыш кырында калган.
Тиздән Бөек Җиңүне бәйрәм итәр бар халык.
Кайберләре сагышланып, кайберләре шатланып.
Әни сөйли, бабаемның яу кырында калганын.
һәр ел саен бу бәйрәмне, елап каршы ала ул.
Күкләребез аяз булсын, сугыш уты янмасын.
Әби-бабайлар язмышын безгә күрергә язмасын.
Балтач урта мәктәбенең 4нче а сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250