Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ветеранга хөрмәт

Түнтәр авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы чоры ветераны Гарифәбану апа Заһретдинованы гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, «Дуслык» җәмгыяте агрономы Рәфкать Шәрәфетдинов, район социаль яклау бүлегенең «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, үзәкнең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире...

Алар ихлас теләкләрен ирештереп, ветеранга тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Гарифәбану апа Заһретдиновага Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Гарифәбану апа бүгенге көндә ялгыз гына гомер итсә дә, якыннарының, балаларының, онык-оныкчыкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәтен күреп, алар өчен көн дә изге догаларын кылып, тормышына шөкер итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250