Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ветераннарда кунакта

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алган көннәрдә хәрби комиссар Руслан Рахманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге җитәкчесе Илдар Габдрахманов сугыш ветераннарында кунакта булып бәйрәм белән котлады.

Изге теләкләр, тәбрикләү сүзләре, күчтәнәчләр мулдан булды бу көндә. Өлкәннәребезгә муниципаль район башлыгы Марат Зариповның котлау открыткасы һәм күчтәнәч-пакетлары тапшырылды. Бүгенге көндә районыбызда 61 сугыш ветераны яши. Аларның сафы айлап түгел, көнләп кими. Еллар үтеп, инде 67 ел үтсә дә, барысы да кичә генә кебек. Авыр сугыш газаплары әле дә булса төшләргә кереп йөдәтә, саташтыра әле.
Бу көнне иң элек «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында яңа йортлы булган сугыш ветераны Әнвәр Гыйләҗевада кунакта булдык. Зурлап, хөрмәтләп килгән өчен ихластан рәхмәт әйтеп каршы алды ул кунакларны. «Күпне күрдек, сугыш афәте яшьлегебезне урлап, күпме ачы хәсрәт китерде. Бүген шөкер ил-көннәребез тыныч, шуңа куанып туя алмыйм. Яңа йортларда яшәү мөмкинлеге биргән җитәкчеләргә, дәүләтебезгә рәхмәт», диде саубуллашканда ветеран. 9нчы майны бәйрәм итеп билгеләп үтсәк тә, ветераннарыбыз өчен бу көн хатирәләрне яңарту, онытыла барган яраларны кабат кузгату ул. Тик ни генә булмасын илебезгә тынычлык бүләк иткән, безнең өчен матур киләчәк төзегән ветераннарга хөрмәтләү безнең изге бурычыбыз.
Рәсемдә: «Җылы сүз һәм хөрмәт-ихтирам алтыннардан күпкә кыммәтрәк,» ди Әнвәр апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250