Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хезмәт юлы кызыклы да, җаваплы да (фото, видео)

Бөрбаш авылында яшәүче Мәйсәрә Каюм кызы Зарипова бүген үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп уза.

Мәйсәрә апаны гомер бәйрәме белән котларга күп еллар элек үзе эшләгән прокуратура коллективы, район башлыгы урынбасары Наил Нургаязович, “Бөрбаш” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Солтанов, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин килгәннәр иде.

Район прокуроры Илдар Гайнуллин белән Мәйсәрә апа ул эшләгән еллар хакында кызыклы итеп сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырдылар. Әбекәй аны котларга килгән һәркемгә: “Мине онытмаганыгыз, зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт”, дип изге теләкләрен ирештерде. Прокуратурада хезмәт куйган еллары юбилярның хәтерендә яхшы сакланган, шул хезмәте аны булачак тормыш иптәше белән дә таныштырган.

Мәйсәрә апа Зарипованы без дә олуг юбилее белән ихластан котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, алга таба да якыннарының кадерендә яраткан әни һәм әби булып яшәргә насыйп булсын аңа.

 

 

 

 

Юбилярның истәлекләре, аның тормыш юлы турындагы язмабызны газетаның алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь