Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хөрмәтле райондашыбыз үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды (фото)

Александр Павлович Балтач районы ветераннары арасында шахмат ярышларында да актив катнаша.

Андреев Александр Павлович 1938 елның 22 сентябрендә Иске Көшкәт авылында туган. 1945 елда Иске Көшкәт 7 еллык мәктәпкә укырга керә. 1956 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елда Чистай авыл хуҗалыгын механизацияләү техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1959-1962 елларда армия сафларында хезмәт итә. 

1962 елдан 2000 елда пенсиягә чыкканчы Чепья сельхозтехникасында эшли. Ул Иван Сергеев, Гыйльфан Әшрәфҗанов кебек хөрмәтле җитәкчеләрнең остазы булган кеше.

Александр Павлович Балтач районы ветераннары арасында шахмат ярышларында да актив катнаша. 

Хөрмәтле райондашыбыз үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин, җирле җитәкчеләр һәм шахматчы дуслары килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев