Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хөрмәттә узган картлык (фото, видео)

Комзавод авылында яшәүче Сәлимә Муллагали кызы Җиһаншинага 90 яшь тулды.

Сәлимә апаны олуг юбилее белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, изге теләкләрен ирештерде, район Советының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Сәлимә Җиһаншина гомер буе туган колхозында намус белән эшләгән кеше. Хезмәт юлын авыр колхоз эше белән бәйләгән юбиляр күмәк хуҗалыкта эшләгән елларын җылы истәлекләр белән искә ала, "никадәр кыен, кулга тигән киеренке хезмәт булса да, намус белән эшләдек без, " – ди ул.

Юбиляр толрмыш иптәше  белән ике кыз, ике ул үстергән. Зәйдә яшәүче Рузалия апа Татарстанның атказанган элемтәчесе, район почта бүлекчәсендә эшләүче Кадрия апа да хезмәт алдынгысы, Рафаэль улы «Балтач газы»нда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Фәнил улы «Водстрой»да электрчы. Бар да гаиләле, инде оныклары бар. Кызганыч, бүгенге көндә Фәрит абый гына гүр иясе.

Шунысы куанычлы, Сәлимә апаның картлыгы кадер-хөрмәттә, балалар һәм оныклар игелегендә уза. Бәйрәме белән котларга килгән җирле җитәкчеләр дә авылның акъәбисенә киләчәктә иминлек, сәламәтлек теләде.

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей 90 яшь Сәлимә