Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хөсәен ага утары – гөлләр-сөмбелләр иле

Кеше күңеле киң дәрья, ачып карап булмый, хис-кичерешләрен кылган гамәлләреннән генә тоемларга мөмкин.

Заманында районга затлы, кыйммәтле бүрекләр юнәтеп алып кайтучы, үз чорында мәгърур һәм данлыклы Хөсәен ага сүзгә җитди, турысын сөйли, үпкәләтүе дә ихтимал. Тик аның җәйләрен бакча, ишегалды тулы чәчкәләре, капка алдындагы күз явын алырдай гөлләре – ул Хөсәен аганың ихлас күңеле, гаделлеккә омтылучы җаны.

...Хастаханә янындагы Байрон елгасында сазлыкка бата-бата дуңгыз көтүе көткән Хөсәен исемле малайның үзәге өзелгән, бәгыре телгәләнгән чаклары. Өйдә авыру апасы ята. Җәй буе көтү көткәнгә 6 килограмм бодай бирәләр.

– Апам ачлыктан, бер сынык икмәккә тилмереп үлде минем, – ди Хөсәен ага йөрәге өзгәләнеп. – Утыз алтынчы еллар иде. 50 грамм ипи сатып бирәләр иде. Нык йөткерде апам. «Энем, ипи булмасмы, кибеткә генә барып кайтчы», диде. Бардым, тик сатучы артыгын биралмыйм, ачуланма, диде. И өзгәләнүләрем шул чакта...(Ярсып-ярсып, кычкыра-кычкыра сөйли бабай, үзәкләр өзелә. З.Ш.) Кайттым, апама әйттем, «ярар, энем, борчылма, сүземне тыңладың, бардың, шуның өчен дә шат мин, риза мин сиңа», диде. Үлде апа, бер сынык икмәк тә ашый алмый үлде. Шулчакта үз-үземә әйттем: Хөсәен, дидем, аягыңа нык итеп басасың һәм егылмыйсың, дидем.

Авыр балачагы, ятимлек ачысы, апасын югалту сагышы Хөсәенне чыныктыра. Яши-яши ул тормышында үрләр яулый, «Мехчы» җәмгыятенә эшкә урнашып, үз юлын таба.

– Хәрби учреждениеләр, зинданнар белән эш иттем мин, Рәсәй буйлап чаптым, товар юнәттем, таптым, алып кайттым, бүрекләр чыккан чорда Ленинградта «үз кеше» идем инде мин, – ди ул.

Хөсәен аганы котларга район-нан җитәкчеләр күп килде, тантаналы өлешкә дә килделәр, аннан соң да килделәр. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов изге теләкләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды. Хөсәен ага эшләгән елларының фотоларын күрсәтте, социаль хезмәткәре Гөлсинә апа Галиева тәмле бәлеш белән сыйлады.

Хөсәен абыйның кызлары, оныклары бар. Гомеренең гөрләп узуыннан, бүгенге көненең бәрәкәтеннән бик канәгать ул.

– Ходаема мең шөкер, – ди ул. – Иртән торам, чәемне үзем куям, ишегалдына чыгам, җәен чәчәкләрне үзем үстерәм, чүпләрен утыйм, суын сибәм, моңарчы кар да көрәдем, быел гына кешегә көрәтә башладым әле.

Хөсәен ага эш сөярга куша, мескен булып яшәмәскә өнди, егылгансың икән, торып бас, алга атла, үрләр яула, җимертеп эшлә, гөлләр кебек яшә, ди. Үткәннәрдән сабак ал, бүгенгеңне җайлап, киләчәккә юллар сал – Хөсәен ага әнә шундый теләктә.

Чәчәкләр яратучы бабайга исәнлектә-саулыктә, рәхәттә-бәрәкәттә яшәргә язсын! Сәламәтлеге какшамасын, камил акылына, хәтер-хатирәсенә күзләр тимәсен! Гөлләр-сөмбелләр илендә яшәвен дәвам итеп, йөзьяшәр бабайга әверелсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөсәен Камалетдинов