Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яңгул авылында гомер кичерүче Фәүзия Мотыйгуллинага бүген 90 яшь тулды

Юбиляр төп нигездә улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Фәүзия апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимулла Мотыйгуллин белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Рәхимулла абый Ленинград блокадасында катнашкан кеше, “Дан” ордены белән бүләкләнгән. Алар икесе дә “Яңа тормыш” колхозында эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, Яңгул авыл җирлеге җитәкчесе Ранил Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина килгән иде. Җитәкчеләр Фәүзия апага изге теләкләрен ирештереп, иңнәренә ак шәльяулык япты, чәчәк бәйләме һәм Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар