Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтач урта мәктәбе волонтерлары - яхшылык эшлә дә, суга сал!

Балтач урта мәктәбендә төрле эчтәлектәге акцияләрдә катнашып, дәүләт тормышына үзләреннән зур өлеш керткән волонтер- яшьләр төркеме эшчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора.

«Синең күршең - ветеран» дигән акциядә волонтерлар ветераннар янында булып кайткач, «Кешегә бер җылы сүз дә җитә икән» дигән нәтиҗәгә килделәр. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган «Котлау» акциясендә ветераннарның балалар үзләре ясаган открыткаларын алуларына ничек сөенгәннәрен белсәгез иде! «Йөрәктән-йөрәккә» акциясе «Хәйрия» фондына кием-салым, уенчыклар җыю белән үзенчәлекле булса, волонтерларның «Наз» тернәкләндерү үзәгенә барып ял программасы күрсәтүләре зур рәхмәткә лаек булды.
«Шәфкатьлелек дөньяны коткарыр» (4в сыйныфы), «Сүз көче» (5б сыйныфы), «Дуслык турында гына...» (3а сыйныфы) әңгәмәләрендә балаларга фикерләр төрле уеннар, тренинглар аша да җиткерелде. Әңгәмәләрнең йомгагы - «Минем чын дустым» инша конкурсында күренде.
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» девизын маяк итеп, волонтерлар «Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар» дигән акция үткәрделәр. Шулай ук терроризм буенча уздырылган акциядә катнашып, үз өлешләрен керттеләр.
Бүген республика юлларында меңәрләгән кеше гомере өзелә. Кемнәрнеңдер юл йөрү кагыйдәсен бозганга балалар һәлак була. «Игътибар, балалар!» акциясе юлда йөрүче шоферларга тагын бер кат сак булырга искәртсә, «Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу» көнендә аларга памяткалар бирү, акрынрак йөреп, утларын яндырырга онытмаска киңәш итү руль артына утырган ир һәм хатын-кызларыбызны уйга калдыргандыр, мөгаен.
Өлкән буын арасында: «Яшьләр бүген рухи матурлыкны бозучылар» дигән уйлар өстенлек ала. Шул ук вакытта: «Юк, бу алай түгел, сез дөрес фикер йөртмисез» дип безнең Балтач мәктәбенең волонтерлар эшчәнлеген мисалга куясы килә. Шундый матур эшләр башкарган балаларның күңелен бервакытта да начар уй били алмый. Волонтерлык хәрәкәте балага үз дөньясын ачарга, начарлык һәм яхшылыкны аерырга, рәхимле, миһербанлы һәм шәфкатьле КЕШЕ булырга, алдагы тормышында дөрес юлны сайларга мөмкинлек бирә.
Фото: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/159279.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X