Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яхшылык кылу җиңелме?

"Яхшылык җирдә ятмый" диләр... Чыннан да, уйлап карасаң, аны табу кыендыр кебек. Яхшылыкны кибеттә дә сатмыйлар, бурычка да бирмиләр.

Бары тик безнең күңелләребезнең иң түреннән генә эзләп табарга була аны. Яхшылыкның авырлык үлчәме юк. Ул җылы сүз дә, ягымлы караш та, көтмәгән җирдән ярдәм дә булырга мөмкин. Иң мөһиме, ул кешеләрне бәхетле итәргә, күңел күкләрендә кояш нурларын сирпетергә сәләтле.
Күңелләрендә бары тик сафлык кына булган, начарлыкны уйлый белмәгән сабыйларыбызга кечкенәдән үк бу төшенчәне аңлатып үстерегә кирәктер. Шуны күз уңаенда тотып "Наз" халыкны социаль яклау үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре районыбызның төрле мәктәпләренә чыгып "яхшылык дәресләре" үткәрделәр. Бу дәресләрдә балалар әлеге төшенчәнең мәгънәсе, аның төрләре һәм нәтиҗәләре белән таныштылар. Кечкенә булуларына карамастан, алар олыларча фикер йөрттеләр, киләчәк өчен кирәкле белемнәрне үзләштерделәр. Үзләренең кечкенә генә "яхшылыкларын" тукымага матур теләкләр һәм рәсемнәр рәвешендә төшерделәр. Әлеге теләкләр "Яхшылык һәм тынычлык полотносы"нда үзләренең лаеклы урыннарын алдылар.
Әйдәгез без дә сабыйларыбыз кебек ачык, нечкә күңелле булыйк, көн саен яхшылык эшләргә әзер торыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250