Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче Зөлхәбирә Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+фото)

Норма авылының акъәбисе Зөлхәбирә Исхак кызы Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды.

      Норма авылында кызы Нурия тәрбиясендә яшәүче Шәрәфетдинова Зөлхәбирә апа үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен туганнары, якыннары янәшәсендә каршылады. Районыбызга күпләргә билгеле булган ак әби бүген дә хәрәкәттә, бүген дә тормышныӊ матурлыгына сокланып яши.

     Түнтәр авылында 8 балалы Исхак абый гаиләсендә икенче бала булып туган Зөлхәбирә апа башкалардан үзенеӊ шуклыгы, терелеге, тиктормаслыгы белән аерылып торган. Заманныӊ барлык авырлыгын без дә күрдек, ди ул. Авылдан фин сугышына чыгып киткән 3 кешенеӊ берсе әтисе Исхак абый була, аӊа Ватан сугышыннан да имин йөреп кайтырга насыйп була, соӊрак авыл Советы рәисе булып сайлана. 

Бераз буй  җитүгә, эшкә ярый башлагач, мине кибетче идеп алдылар. Иӊ истә калганы, әнием Мәръям белән төнлә Балтачка чыгып китә идек. Әни мине сәгать 2дә  ипи чираты җыела башлаган кибеткә китереп куя да, үзе кире кайтып китә иде, дип сөйли ветеран.   Ул вакытта сорап тормаганнар, кайда кибетче кирәк, шул авылга җибәргәннәр. Шулай итеп Зөлхәбирә апа төрле авыл кибетләрендә эшли. Сосна, Борнак, Норма, Кариле авылы кибетләрендә сәүдә иткәндә  ягымлылыгы, сөйкемлелеге халык белән уртак тел табарга  ярдәм итә. Норма егете Рафис белән гаилә корып 3 бала үстерәләр, бергә 40 ел гомер кичерәләр. Лаеклы ялга чыкканда, ул инде район иминият оешмасы ветераны, шушы оешмада эшләп, төрле Мактау хатларына лаек була. Зөлхәбирә апа заманында район сәхнәсенеӊ йолдызы булып балкый. Казан шәһәрендә, соӊрак Мәскәү каласы   тамашачысы алдында үзенеӊ  сихри тавышы белән татар моӊын җиткерә.

Зөлхәбирә апаны тормыш нык сыный: иӊ башта тормыш иптәше Рафис урын өстенә егыла, 18 ел буе авыруны тәрбияләргә туры килә аӊа. Кызы, улы Азат һәм оныгы Артемны җир куйнына салганда ниләр кичергәнен үзе генә белгәндер ул. Авыр булса да, Аллаһка ышанычын ташламый, өч дистә ел Норма авылында абыстай да булып, дин юлын өйрәтә, бакыйлыкка күчкән хатын-кызларны да хасиятләп соӊгы юлга озатучы була. Кеше ышаныч белән яшәргә тиеш. Тормышны яратсаӊ, кешеләр дә сине яратыр, үз итәр, яшәргә көч табарсыӊ дип, башкаларны да тулы канлы тормыш белән яшәргә өнди. 8 онык, 6 оныкчык Зөлхәбирә апаны хөрмәт итәләр, яраталар. Ул үзе дә киӊәшләрен биреп, алар белән якыннан кызыксынып яши.

Юбилярны күркәм юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, изге теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм соңгы эш урыны исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X