Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яман чир бусагадан үтеп керде

Яман чир гомер иткән ирем Илгиз Нуриевны эзәрлекли башлады...

Моннан бер-ике ел элек яман чир бусагабызны атлап керде, гомер иткән ирем Илгиз Нуриевны эзәрлекли башлады. Хастаханә юлын таптаулар,операцияләр иремнең гомерен озайтып кына торган икән, иптәшем күзгә күренеп ябыкты, ләкин беркайчан да чирен сиздертмәде, намаздан аерылмады, коръән укуларын дәвам итте. Бу көздә  Илгиз мине, балаларын, оныкларын ташлап, мәңгелеккә күчте. Урын өсләрендә тилмереп ятмады, бер-ике көн какшау йөрде дә, күзләрен йомды. Гомер буе янәшәсендә булган кебек, соңгы минутларында да янында булдым.  Рәхмәт, янымнан беркайчан да кеше өзелмәде. Әгәр сеңелләрем, туганнарым, күрше-тирәм булмаса, бу авырлыкларны, иремне күмгәннән соңгы кичерешләремне ничек җиңеп чыгар идем икән? Кем безгә булышкан, хәлебезгә кергән, җирләгәндә янәшәбездә булган, күмү йоласын җиренә җиткереп башкарган, – һәрбарчагызга рәхмәт сезгә, игелекле бәндәләр. Кайгы-хәсрәт күрми, тынычлык белән яшәгез.

Фидания Нуриева

Чепья авылы

Гөлсинә Гарипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы-хәсрәт