Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Янгын һәм ярдәм

Көн кичкә авышты. Авыл халкы көндәлек мәшәкатьләрдән арынып ял итәргә әзерләнә. Янгын! Түбән өч урамында! Янәшәдә урман!

Бар халык бәхетсезлек булган урынга ашыкты. Көн бик кызу булганлыктан, ут тиз арада өч хуҗалыкның йорт-җирен, каралты-курасын, тагын дүрт хуҗалыкның каралтыларын ялмап алды. Гомер буе тырышып, маңгай тирен түгеп җитештергән материаль байлык берничә сәгать эчендә юкка чыкты! Бу коточкыч вакыйга вакытында Алан халкының бердәмлеге, фидакарьлеге, өлкәннәрнең акылы, зиһене, авыл яшьләренең тәвәкәллеге, батырлыгы тагын бер тапкыр расланды.


Шушы берничә сәгать дәвам иткән фаҗига эчендә кайнаучыларга нәрсә эшләргә дип өйрәтеп-күрсәтеп торасы да булмады. Башка хуҗалыкларны уттан саклап калу ниятеннән япь-яшь егетләр ут эченә ыргылып мал-туарны чыгардылар, йортлардан әйбер ташыдылар, ә кызлар хәлсезләнгән өлкәннәргә ярдәм иттеләр.


Тиз арада ярдәмгә янәшәдә гомер буе ут күршеләр булып яшәүче Бөрбаш, Сәрдегән, Тырыш, Лельвиж, Яңгул авылы яшьләре ашыкты. Кукмара, Саба урман хуҗалыгы, район авылларының янгын сүндерү машиналары килде. Күмәк тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында. Бәхеткә янгын башка хуҗалыкларга күчмәде, туктатылды.


Янгын булган биләмәләрне тиз арада җыештыруны икенче көнне үк оештырдылар. Авылның ир-атлары, авыл яшьләре, район оешмалары техника белән ярдәм иттеләр. Янгын вакытында үз-үзен аямыйча ярдәм күрсәткән авыл кешеләренә, күрше авыл яшьләренә, фаҗигане үз күзе белән күреп мораль һәм материаль зыян күргән, күпме стресс кичергән авылдашларга ягымлы караш, җылы сүз белән ярдәм итеп, хәлләрен белешкән район җитәкчеләренә, оешма җитәкчеләренә олы рәхмәт!


Барыгызга да олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын! Фаҗига күрүчеләргә сабырлык, сәламәтлек телибез. Амин. Менә шундый казадан соң алга таба да яшисе бар ич әле. Хөрмәтле райондашлар! Без сезнең олы йөрәкле булуыгызга ышанып, янгыннан каза күрүчеләргә хәлегездән килгәнчә ярдәм итәрсез дип өметләнәбез.
Аландагы янгыннан зыян күрүчеләр

Газетабызның 5нче июль санында Аландагы янгыннан зыян күрүчеләргә акча күчерү өчен Балтач районының «Игелек» хәйрия фондының реквизитлары басылган иде. 10 июльгә барысы 200 мең сумга якын акча күчерелгән инде. «Стройсервис» - 25, «Яңа тормыш», «Алга», «Труд», «Арбор», «Сосна», «МДСУ-1» ачык акционерлык җәмгыятьләре - 20шәр, Тимирязев исемендәге җәмгыять - 15, «Мелиоратор» - 11, «ПМК-5» - 10, «Гидроремонт» - 5, «Ленар» акционерлык җәмгыяте, Булат Нагимов предприятиесе 3әр, РЦПМның 13нче номерлы филиалы 2,5 мең сум акча күчерделәр. Аерым кешеләрдән Илдар Габдрахманов, Хәбир Габбасов (1000әр мең сум) һәм Клара Рамазанова (800 сум) ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250