Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Японнарны җиңгән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Агеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Зур Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Агеев кичә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе дә килде.

Иван Агеев солдат хезмәтенә 1943 нче елның 8 нче гыйнварында алына, байтак авырлыклар күрә. Ул чорда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга барса да, ерак көнчыгышта япон самурайлары илебез өчен куркыныч тудыра. Иван Андреевич үзе кебек яшь солдатлар белән эшелонда Монголиягә килеп җитә. Японнар үтеп кермәсен диеп озак вакыт оборонада торалар. Күпмедер вакыттан соң фронтовиклар белән Кытай чигенә җәяүләп баралар. Сусыз, ризыксыз, көн саен 50-60 чакрым юл узалар. Күп солдатлар мондый авыр шартларга түзә алмыйча юлда үлеп кала. Иван Агеев 267 нче укчы полк составында японнар белән каты бәрелешләрдә катнаша. "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттә 7 ел булып 1950нче елда гына туган авылына әйләнеп кайта.

Зоя белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ир белән хатын колхозда эшләп лаеклы ялга чыгалар.

Бүгенге көндә ветеран 10 онык, 3 оныкчыкның кадерлесе булып, төпчек улы Виталий, килене Мария тәрбиясендә бәхетле матур тормыш кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250