Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Ярый әле “Хезмәт” бар!” яки ветераннан мастер-класс

- Ашарыма да бар, киемнәрем дә күп, әмма ялгызым. Ярый әле яраткан газетам “Хезмәт” бар. Ел саен беренчеләрдән булып язылам. Газета-журналларны бик күп алдырам. Көнем шулар белән юанып үтә, – дип сөйли Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин.

Мансур абый бик аралашучан, кызыксынучан, позитив кеше. Ул гел хәрәкәттә. Көндәлек бер урам әйләнә, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эчке эшләр бүлегендә дә еш була. Коллегаларының хәлен белеп, аларга хәерле эш көннәре тели, үзенең киңәшләрен бирә. Мансур абый белән аралашкач, боек вакытың булса да, кәефләр күтәрелеп китә. Тормышны күп күргән, утны-суны кичкән ветеранның һәр җөмләсе хәзерге буын өчен тормыш кагыйдәсе.

Тырышлык һәм намус бу тормышта иң зур корал, – ди ветеран.– Эчке эшләр бүлегендә эшләгән чакта намус белән хезмәт иттем. Ялкаулыкны сөймәдем. Үзем әйбәт булгач, халык та ярдәм итте.

Бөек Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган Мансур абый еллар үткәч тә тыныч тормыш өчен көрәшә. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары, район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри. Мәктәп балалары һәм эчке эшләр хезмәткәрләре белән даими рәвештә очрашып аңлату эшләре алып баруын дәвам итә.

Мансур Хәсбиуллин тормыш иптәше Рәйсә апа белән бик матур гомер иттеләр. 41 яшьлек олы кызын, 27 яшьлек улын югалту ачысын да парлап җиңделәр. Әмма 2015 елда Рәйсә апа да бакыйлыкка күчте. Бүгенге көндә төпчек кызы гына исән, Казанда яши, атна саен кайтып Мансур абыйның хәлен белеп тора. Оныклар да кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Балтач урта мәктәбе укучылары да ярдәменнән ташламый ветеранны.

Аллага шөкер, аякларым йөреп торганда чакырган җиргә барам, чыгышлар ясыйм. Балалар үзләре дә минем даими кунакларым, – ди Мансур ага.

Шушы көннәрдә  Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин   «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов белән берлектә Балтач урта мәктәбе укучылары янында кунакта булып, аларга  мастер класс үткәрде. Сугыш чоры хатирәләрен күңелләрдә яңарту, пневматик коралдан ату серләренә төшенү, үзара якын итеп аралашу ветеранны кабат яшәртте, укучылар яныннан ул канатланып кайтып китте, киләсе очрашуларны озакка сузмаска да сүз куешты алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X