Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яшь бабай, сиңа быел тагын хат язам...

Елга бер генә искә аласыз дип үпкәли торгансың (Кыртапаларча булды бу сүз). Вакыт җитми, тормыш куабыз дип сөйләп тормыйм, уйлаган кешегә вакыт бик күп. Теләк кенә кирәк.

Шушы 9нчы май җиткәндә күңелне гел үкенеч борчый. Сабыйлыгым белән синең нинди батыр кеше булганыңны белмәвем, синнән истәлекләр яздырып калмавым. Безнең өчен, кәнфит кәгазеннән чәчәк ясап, аны венокка кадап кайта торган көннең, Сезнең өчен нинди көтеп алган, кадерле көн булганлыгын аңламаганым өчен оялам.
Әнә, һәйкәл янында басып торган балалар да аңлап куймый ул чәчәкләрне. Алар да бик озак еллардан соң гына аңлаячаклар... бәлки.
Синең шикелле Яшь бабаең булсын да, аны хөрмәтли алма имеш... Эх, дөнья диген... Сурәтләрдә очраган сугыш ветераннарын күрсәм башымда сорау туа, кадерлиләрме, сорашалармы алардан сугыш турында??? Белмим...
Әллә никадәр җавапсыз сораулар белән яшәп ятыш... үзебезнекен беләбез дә бит, Сезнекенә соңга калынган. Хәтта сиңа шушы матур тормыш өчен рәхмәт тә әйтә белмәгән, әйтергә өлгермәгән кызыңны кичер, Яшь бабай... тыныч йокла, искә алуым дога булып ирешсен...
Киләсе хатка кадәр...


Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев