Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Яшәдем дә яшәдем”, ди 90 яшьлек Зәмзәмия апа (+фото)

Бүген Кариле авылында гомер кичерүче Зәмзәмия Габдрәүф кызы Кәлимуллинага 90 яшь тулды.

Гомеркәе туган ягында игелекле хезмәттә үткән Зәмзәмия Кәлимуллина бүгенге көндә килене һәм улы гаиләсендә оныклары белән матур гына гомер кичерә. Зәмзәмия әбинең соңгы эш урыны - “Балтач Селҗхозтехникасы”. Биредә ул бухгалтерия тирәсендә эшләгән, сәркатиплек эшләрен алып барган. Эшен яратканнар, үзен хөрмәт иткәннәр. “Әле дә булса онытмыйлар, бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар, күчтәнәчләр китереп торалар”, дип рәхмәтләрен ирештерде әби.

 

Ак мамык шәлне мөхтәрәм әбине иңнәренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов салды, җылы сүзләре белән куандырды, район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләр җиткерде, рәхмәтләр ирештерде. “Сельхозтехника» җәмгыяте исеменнән Фәридә апа җылы, зур юрган белән сөендерде әбине. Сөбханаллаһ, күз тимәсен, хәерле гомерләр насыйп итсен сөйкемле әбиләребезгә!

Зәмзәмия апа гел “Яшәдем дә яшәдем”, дисә, без исә “Яшәргә дә, яшәргә әле”, дигән изге теләктә калабыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей