Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ясминәнең төп хыялы – тәпи китү (+ фотолар)

«Әни, күлмәк тә, тәм-том да кирәкми, акчаны дәвалануга тотарбыз, минем йөрисем килә»

Тирә-юнебезгә игътибар белән карасак, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чик-ле күп кенә кешеләрне күрергә була. Алар арасында олы яшьтәгеләр дә, әле яңа гына бу дөньяга аваз салган сабыйлар да бар. Кемдер беренче сулыш алган мизгеленнән яшәү өчен көрәшә башлый, ә кемнәрдер сәламәт йөргән җирдән төрле һәлакәт корбаны булып куя. Мөмкинлекләре чикле шушы кешеләр арасында яшәү өчен көрәшеп кенә калмыйча, зур тырышлыклары белән исемнәрен югары үрләргә күтәрүчеләр дә бик күп. Быелдан без газета укучыларыбызны «Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп» исеме астында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз белән таныштырып барачакбыз. Бүгенге язма герое – Балтач бистәсе кызы Ясминә Гозәерова.

Йөрәк астында нарасыен йөрткән әниләр баласының тизрәк якты дөньяларга аваз салуын көтә башлыйлар. Балаңны беренче тапкыр күрү, аны күкрәгеңә кысып ярату, йоклаганын күзәтеп, уятмагаем дип селкенергә куркып ятулар, аның утыра, мөкәйли башлаулары, тәпи китүләр, әти, әни дип дәшүләре онытылмас мизгелләр булып торалар. Ә менә кечкенә Ясминәнең әти-әнисе бу бәхетләрне тулысынча татый алмаган...

– Ясминә гаиләдә икенче балабыз, аңарчы олы кызыбыз – Сылуыбыз бар иде. Аны да мин 34 атнада таптым, Ясминә белән исә 29 атнада ук суым китте. Район үзәк хастаханәсенә бардым, ә анда миңа Казанның 1нче бала тудыру йортына барырга куштылар. Үз җаебыз белән Казанга киттек. Анда баргач та су китүем туктамады, өч көн шулай дәвам иткәннән соң мин аңымны югалтып егылганмын. Шул көнне, ягъни 2011 елның 20 октябрендә мине бәбәйләттеләр. Ясминәне миңа мизгел эчендә генә күрсәтеп алдылар да реанимациягә алып киттеләр, аннан инде Балалар республика клиник хастаханәсенә. Баланың хәлен авыр диделәр, кислород җитмичә туган иде ул. Ирем Ришат борчылып Балтач белән Казан арасын йөреп тора, ә мин балабыз хакында бернәрсә дә белми хастаханәдә ятам. Икенче көнне табиб кереп, сезгә монда башка урын юк, без сезне чыгарабыз, диде. Аяз көнне яшен суккандай кабул иттем мин бу сүзләрне, чөнки әле бер хәлем дә юк иде, мине алып кайтырга машина да, хәтта киемнәрем дә юк иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев