Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яз-көз Арбор елгасын яланаяк ерып чыккан чаклар бар иде...

Шәфигуллина (Сабирова) Сания Сабир кызы 1931 елның 15 нче июлендә Татарстанның Балтач районы Борнак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Борнак  дүртъеллык башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Яңгул 7 еллык мәктәбендә укыган. Аны тәмамлагач, Чепья урта мәктәбенә укырга керә һәм 1949 –елда тәмамлый. Аннары Борнакта кладовщик, агроном булып эшли.

1953 елда Буа шәһәренең медицина училищесына фельдшерлыкка укырга бара. Аны тәмамлагач, 1955 елда Нөнәгәр участок больницасында җитәкче булып эшли башлый. 1956 елда Нөнәгәр егете Шәфигуллин Мөдәрискә кияүгә чыга.

Бу больница медпункт булып калгач та, гомере буе шунда фельдшер булып эшли. Бик авыр еллар була бу вакытлар. Авылда транспорт юк, һәр каты авыруны  Чепья участок больницасына илтергә кирәк була. Атлар җигеп, елның-көннең кайсы вакыты булуга карамастан, медиклар үзләре врач кулына илтеп тапшырырга тиеш булганнар.

Яз-көз Арбор елгасын яланаяк ерып чыкканнар. Шушы елларда бик күп мактау грамоталары һәм район больницасы тарафыннан рәхмәт хатлары бирелгән.

Эшләү дәверендә бик күп еллар, халыкның ышанычын аклап,  авыл советы депутаты булып торды. Фидакарь хезмәтләре өчен РФның “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды.

1990 елдан лаеклы ялга китә. Авыл халкы әле дә аның хезмәтен зур бәяли, гел рәхмәт әйтә. Гаиләсе белән 3 кыз үстерәләр. Кызлары икесе югары педагогик белемле, кечесе медик.

Олы кызлары Наилә Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмараның  беренче номерлы гимназиясендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Уртанчы кызлары Римма Малмыж районы Аджим авылы администрациясе башлыгы булып эшли. Кече кызлары Венера  Малмыж психоневрология интернатында шәфкать туташы булып эшли.

Бүгенге көндә Сания апаның 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Мөдәрис абыйның  вафатына август аенда 6 ел була. Кызлары әтиләрен бик карап, тәрбияләп озаттылар. Хәзер әниләрен дә бер көн дә ялгыз торгызмыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей өлкән юбилярлар 90 яшь