Язмыш сызган юлдан барасы
Туган авылында яшәгән егерме өч яшенә кадәрге гомерендә күпме хезмәт юлы, тормыш сынаулары узган Равилә апа һәм ниндиләрен генә...
Авылыбызда исән булган сугыш ветераннары калмады, тыл ветераннары да санаулы гына. Минем бик якын күршем Равилә Хәбибрахманова яңа елның беренче көнендә 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.
Равилә апа ул вакытта Балтач районына кергән Хәсәншәех авылында, карлы-буранлы гыйнвар аеның зәмһәрир салкын көнендә, әти-әнисенә көтелгән шатлык китереп, беренче бала булып җиһанга аваз салган. Балачагы, үсмер еллары да чордашларыннан аерылып тормаган аның. Дөрес, әби-бабайлы, әти-әниле тулы гаиләдә үскәч, тормышлары чагыштырмача яшәрлек булган.
1941 елның август аенда әтиләре Гарифны сугышка чакырып, повестка килә. Авылдан китүчеләр, аларны озата баручылар җиде ат белән Балтачка төшкәннәр. Әти-әнисе Равилә апаны да үзләре белән алган. Ул вакытта аңа тугыз яшь була, бу онытылмас вакыйгаларны бик яхшы хәтерли ул.
Хәсәншәех мәктәбендә 4 классны укыгач, 7нче классны Кенә мәктәбендә укып тәмамлаганнан соң Равилә апа бер кыш Карадуганнан почта ташыган. «Почтада эшләүнең файдасын күрдем, газеттан челтәр ясап, тәрәзәләргә элдем», – дип искә ала Равилә апа.
Мәктәптә укыган елларында, каникул чорларында, яшелчә бакчасында эшләгән. Укып бетергән җәйдә чын итеп колхозда эшли башлый. Чалгы, көрәк, сәнәк, урак, амбар тирәсендәге эшләрдә кулга кермәгән бер эш коралы да калмавын, урак урып көлтә бәйләү, борчак чабу... Бер елны 45 сутый борчак чабып, Балтачка алдынгылар җыелышына барганын, Мактау таныклыгына да лаек булганлыгын искә ала Равилә апа.
Күптөрле эштә чыныгу ала ул. Колхозларына бүленгән юл эшендә дә катнаша. Соснаның сөт-май комбинаты янындагы таудан алып, урта юлга кадәрге аралык Хәсәншәехлыларга билгеләнгән була. Равилә апа ул авыр хезмәтне, ул вакытларны йөрәк әрнүе белән искә ала. Урман кисү эшенә дә мәҗбүри җибәрә торган булалар ул вакытта. Унсигез яше тулган көнне Лаешта урман кисүдә була Равилә апа.
Әтисенең колхоз рәисе булып эшләгән вакыты. Районнан килгән вәкилне үзләренә ашарга алып кайта Гариф абый. Вәкил районның умартачылык тармагы буенча бүлек җитәкчесе Сосна авылыннан Хәдичә апа була. Аш өстәле янында сүз иярә сүз чыгып, районнан өч кешене умартачылык буенча укырга җибәрергә кирәклеге хакында да сөйләшенә, Равилә апага да тәкъдим ясала. 1948 елның сентябрь ахырында укырга баручы кызлар юлга кузгалалар. Ул вакыттагы Тельман районы, хәзерге Тәтешме икән, уку йорты шунда була. Шул китүдән бер ел укып, умартачылык серләренә өйрәнеп кайтканнар алар. Равилә апага кайтуга бу һөнәре буенча эшләргә туры килми, кортларда авыру чыгып, аларны яндырып, умарталыкны тараткан булалар. Мәктәптә сәркатип булып эшли генә башлаган вакытында кортлыкны яңадан оештыралар. Район хисабыннан укыганлыктан, әтисенә кисәтү ясалгач, Равилә апа Хәсәншәех урманында урнашкан колхоз кортлыгына эшкә менә.
Туган авылында яшәгән егерме өч яшенә кадәрге гомерендә күпме хезмәт юлы, тормыш сынаулары узган Равилә апа һәм ниндиләрен генә...
1955 елның язында Равилә апаны Сосна авылының Таһир исемле чая, чибәр егетенә урлап алып кайталар. Соснага килгәч җәй көне кирпеч заводына, көзгә «Красный труд» артеленә йөреп эшли. Соңыннан бу артель мех әйберләр фабрикасы булып үзгәртелә. Равилә апа ул урында уналты ел эшли. Кайнанасы Мәймүнә апаның да яше олыгая, биш баланы да тәрбияләп укытасы бар. Өй каршыларында, урам аркылы гына урнашкан авыл кибетенә янкорма ясап, яңадан ачылгач, Равилә апа шунда техничка булып урнаша һәм 1982 елда шул хезмәтеннән лаеклы ялга чыга. Кайда гына эшләсә дә хезмәтен намус белән башкара ул, хезмәттәшләре арасында абруй казана. Күп еллар үз хуҗалыкларында умарта кортлары да тоталар. Теләге булган авылдашларны да бу хезмәтнең серләренә өйрәтә Равилә апа. 100 яшькәчә җитеп бакыйлыкка күчкән әниләре Мәймүнә апаны да кадер-хөрмәттә тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.
Тыл ветераны, хезмәт ветераны, тирәбезнең, авылыбызның хөрмәтлесе булып яши Равилә апабыз.
Таһир абый белән алар биш балага гомер, үрнәк тәрбия биреп, тормыш юлына бастырдылар. Балалары да, оныклары да тату, матур, күпләргә үрнәк гаиләләр булып яшиләр. Кызганыч, тормыш иптәше Таһир абый инде гүр иясе. Ә Равилә апа һәр туган тыныч таңга сөенеп, улы Рашит, килене Фәридә, оныгы Ләйсән тәрбиясендә, биш баласы, 9 оныгы, 8 оныкчыгының, кияү-киленнәренең шатлык-ларын уртаклашып, тарткан дисбе, әйткән зекерләреннән күңеленә, җанына тынычлык, рәхәтлек алып, барчабызга хәер-фатихада булып яши.
Равилә апага балачак елларындагы хатирәләрне яңарткан бик тә истәлекле вакыйга булды узган елда. Ялгышмасам, «Сөембикә» журналында райондашларыбызга күп яклап таныш булган, Карадуган авылында яшәүче Мәдинә апа Зыятдинованың «Иртә олыгайдык» исеме астында язмасы басылган иде. Бу вакыйга күп еллардан соң, Кенә мәктәбендә бер класста, бер партада утырып укыган ике дусның очрашуына сәбәпче булды. Кабат-кабат укый Равилә апа бу язманы. «Дулкынлануымның чик-чамасы булмады», ди. Мәдинә апаның «бергә укыган иптәшләрдән үзем генә калдым» дигән җөмләсенә, Равилә апа «ямансулап ятма, Мәдинә, мин дә бар әле монда» – дип телефоннан җавап бирсә, озак та көттермичә Мәдинә апа якын дусты белән очрашуга килеп тә җитә Соснага. Дулкынландыргыч табышу, очрашу, кавышу мизгелләре күз яшьләрсез генә булмый. Алдагы гомерләрегез дә саулык, бәхет, очрашу шатлыклары белән узсын, хөрмәтлеләребез! Укыган саен укыйсы килеп торган, Тере тарих китабы бит сез!
Фәридә Гатауллина
Түбән Сосна авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев