Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Җүәйрә апа 90 яшьлеген парлы булып каршылый (+фото)

Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Хәбибуллинның тормыш иптәше Җүәйрә апага 90 яшь тулды.

Нөнәгәр ягының эчәр сулары шундыйдыр, мөгаен, бу якларда озын гомерлеләр күбрәк, дисәк һич арттыру булмас кебек. Чыннан да, бу айда менә кабат шушы җирлеккә бер гасырга тиң гомер юлы үткән юбилярны тәбрикләр өчен юл алдык.

Бу юлы район башлыгы җитәкчелегендәге бертөркем кунаклар бүген - 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллинның тормыш иптәше Җүәйрә апаны тәбрикләргә җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинант Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Юбилярны тәбрикләргә килгән "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинант Хәйруллин да,җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов та истәлекләре белән уртаклашып:

– Җүәйрә апа колхозыбызның мактаулы ветераны ул. Гомер буе шушы хуҗалыкка хезмәт куйган. Ул сарык фермасында эшләде, – дип мактап узды.

Юбиляр тормыш иптәше Гыйльметдин ага белән гаиләнең тоткасы булып, матур, парлы гомер юлы үтүләре белән сокландырдылар. Гаилә корганнарына быел 70 ел була икән.

– Аллага шөкер, бик матур, әйбәт яшәдек без картым белән. Тормышка чыкканда авыр хәлле гаиләгә килен булып төштем. Туйлар үткәрмәдек, кәләш булып ак күлмәкләр кимәдем. Ләкин шулай булса да, бәхетле тормыш юлы үттек. 6 балабыз булды: 3 кыз, 3 малай. Бүгенге көндә һәркайсының үз тормышы. 13 онык, 15 оныкчыгыбызны сөеп туя алмыйбыз. Ялларда, бәйрәмнәрдә кайтканнарын сагынып көтеп торабыз. Шуларга сөенеп, аларның матур чакларына куанып әле тагын шулай парлап яшәргә насыйп итсен иде Ходай дибез. Олыгайган көнебездә бик бәхетле без. Төп йортта икенче улыбыз Равил, киленебез Әминә тәрбиясендә яшибез. Балаларыбыз бик акыллы, тәртипле булдылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр,– дип уртак бәхетле шатлыклары белән уртаклаштылар алар.


Язманың тулы вариантны белән "Хезмәт" газетасында дөнья күрүче "Сугыш урлаган балачак" сәхифәсендә таныша алачаксыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар