Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилей алдыннан 13нче оныкчык...

Әйләнә-тирәдәгеләр фикеренчә, юбиляр чын мәгънәсендә бәхетле кеше. Аннан позитив энергия бөркелә, юмор хисенә бай. Ветеранның ихлас елмаюына каршы елмаймый мөмкин түгел.

Сүзем Арбор авылында яшәүче Диләфрүз Гаязетдинова хакында. Аңа 90 яшь тулды.

Юбилей алдыннан гына 13нче оныкчыгы якты дөньяларга аваз салган. Бәрәкәт-муллык дими, ни дисең. Язмышы әнә шулай муллыкка да, заманында авырлыкларга да бай булганга Диләфрүз апа тормышның тәмен, ямен белеп яшәүчеләрдән.

– Әти белән әни безне 1 сумлык эшләсәгез, 1 сумлык яшәгез, 1 мең сум эшләп тапсагыз, 1 мең сумлык итеп яшәгез, дип өйрәтте. Рәхмәт аларга. Без аларның сүзләрен тыңлап яшәдек. Шөкер, һәрберебезнең үз тормышы, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәдек, – ди олы кызлары Фирдәүсә.

Диләфрүз апа белән  Әнвәрҗан абый икесе дә Арборда туа, биредә буй җитә. Яшьлекләрендә бер-берләренә күз атып йөргән пар кавышып, мәхәббәтле гаиләдә 10 бала дөньяга аваз сала (кызганыч, төпчеге тугач ук үлә). Әнвәрҗан абый гаиләдә 12нче, төпчек бала булганлыктан, гаилә корганда инде әти-әнисе исән булмый. Шуңа да  балаларны тәрбияләп үстерү тулаемы белән Диләфрүз апа җилкәсенә төшә. Әнвәрҗан абый көне-төне эштә була.

– Тормышлар ничек кенә авыр булса да, без әти-әнинең беркайчан да үзара авыр сүз әйткәнен хәтерләмибез. Аларның бер-берсенә атап язган шигырь дәфтәрләре әле дә булса саклана. Әтиебезнең язуының матурлыгын әйтеп, аңлатып булмый. Тагын шунысы күңелдә уелып калган, кечкенә чакта безгә бик күп газета-журналлар килә иде. Юкса, икесе гади эшчеләр иде. Әниебез оста тегүче булды. Мин төпчек кыз булганлыктан, иң матур күлмәкләр дә миндә булды. Кунакларга барган чакта матур күлмәкләремә сокланып карап, мине шәһәр кызы итеп кабул итәләр иде, – дип сөйли Казан каласында яшәүче кызлары Фәнилә.

Кызганыч, дүрт ел элек Әнвәрҗан абый гүр иясе булган, инде Фаилләре дә юк. Диләфрүз апа төп йортта улы Фирдүс белән яши. Балаларның да күпчелеге авылда булганлыктан, көн дә хәл белеп кенә торалар.

Өйләнешкән чакта Әнвәрҗан белән Диләфрүз каршы як тау битендә чишмә ачып, еллар дәвамында шуны тәрбияләп торганнар, өлкәнәя төшкәч, бу эш балаларга күчкән. “Әнвәрҗан” чишмәсе бүген дә тәмле суы белән авылдашларын сөендерә. Тигез мәхәббәт, парлы тормыш, бер-береңә булган  хөрмәт хисенең гәүдәләнеше булган Әнвәрҗан һәм Диләфрүз чишмәсендә яңа өйләнешкән парлар да еш кунак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар