Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилей хөрмәтенә ак шәлъяулык. Кемгә икән? (+фото)

Түнтәр авылында гомер итүче Хәдичә әби Муллагалиева олуг бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады. 

Әтнә авылында дөньяга килгән Хәдичә бәхетле картлыгына урау юллар аша килә. Ачлык, ялангачлык елларын  тыныч тормышта толлык хәсрәте алыштыра, инде икенче кабат тормышка чыккач та парлап гомер көзенә атлау насыйп булмый аларга. “Ярый әле минем ярдәмнән ташламаучы күршеләрем, социаль хезмәткәрем Гүзәл бар”, ди юбиляр.

Чыннан да,  Газыймовлар гаиләсе Хәдичә апа өчен бик якын. Нинди ярдәм кирәк булса, алар минуты-секунды белән Хәдичә әби янында. Әнә 90 яшь юбилее хөрмәтенә дип социаль хезмәткәрем Гүзәл Хәмидуллина белән берлектә мул табын корганнар. Хәдичә апаның үзен котларга килгәч ничек куанганын күрсәгез икән.Юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов Хәдичә әбигә Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм ак шәлъяулык тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы, “Дуслык” җәмгыяте вәкиле дә күчтәнәчләре белән сөендерделәр. 

- Әтнә авылы кызы мин, Чепьяга кияүгә чыктым, гомерем буе үргән әйберләр фабрикасында эшләдем. Ирем үлеп киткәч, Түнтәр авылының, минем шикелле үк тол калган Галимулла Муллагалиевка димләделәр. Каршы килмәдем. Картлык көнебездә бер-беребезгә иптәш, таяныч булдык. Инде ул да мәрхүм. Дәүләт салып биргән йортта берүзем яшәп ятам. Ялгыз түгелмен. Туганнарымдай якын күршеләрем, баламдай якын Гүзәлем бар, аллага шөкер, – ди юбиляр.

Заманында авыр хезмәт башкарган Хәдичә апның мактаулы исемнәре булмаса да, медаль, Мактау таныклыкларының саны-сагышы юк.

Яше 90 да булуга карамастан юбилярыбыз тормыш юлыннан  күтәренке кәеф белән нык атлый. Аның шушы яшьтә дә  җитезлеген, тәвәккәллелеген камил акылын югалтмавы сокландыра. Күзләр генә тимәсен! Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йөзе теләп калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев