Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилейга туган нигезгә кайтты

Бүген Анастасия Александровна Прокопьевага 90 яшь тулды. Аны котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин килде.

Анастасия Александровна Кускем авылында дөньяга килә. Сырья авылы егетенә кияүгә чыга. Ире Роман Прокопьев белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә балаларның икесе генә исән. Роман Прокопьев үзе дә инде күптән гүр иясе. Анастасия Прокопьева Мари Иле республикасында яшәүче кызы Нина белән гомер кичерә.Ә менә юбилей көннәрендә төп нигездә яшәүче оныгы Игорь гаиләсенә кунакка кайтасы иткән. Юбилярны тәбрикләргә якын туганнары, балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Котлаулар, истәлекләр белән уртаклашу бәйрәм табыны артында кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250