Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Юбилярда кунакта (+фоторепортаж)

Яңгул авылында яшәүче хөрмәтле ак әбиләребезнең берсе Маһикамал апа Сафиуллинага 95 яшь тулды.

Кайсы гына яктан карасаң да, "Сөбханаллаһ!" дип әйтерлек аңа. Сокланырлык тормыш юлы, сабырлыгы, һәр нәрсәгә шөкер итә белүе... Бик сирәкләргә генә насыйп булган 95 яшьлек юбилеенда да әле сәламәт акылы, матур сөйләме, хәтере... Балалары, кияү- киленнәре, онык- оныкчыкларыннан кадер- хөрмәт күреп яшәве... Үткәнендә бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, күңел көрлеген саклавы... - юбилее белән котларга килгән һәркемне кат- кат сокланырга мәҗбүр итте.
- Йөз яшьлегемә дә килерсез, яме, - диде ул үзенә ил башлыгының Рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырган район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗановка.
Юбилярны шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул җирле үзидарә рәисе урынбасары Гөлназ Әшрәфҗанова, "Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев