Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Югары Субаш авылында яшәүче Рәйсә Гарифҗан кызы Гарифҗановага 31 май көнне 90 яшь тулды.

Рәйсә апа озак еллар Югары Субаш авылында медпунктта санитарка булып эшли. Аны үз эшен намус белән башкарганы, гадел булганы өчен һәркем хөрмәт итә.

Рәйсә апаны олуг юбилее белән котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Радафил Рәхимҗанов, Балтач район үзәк больницасының баш врачы Газинур Дәүлиев килде.
Алар юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә Гарифҗановага Россия Президентының Котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250