Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Үзең әйбәт булсаң, кеше әйбәт булыр”

"Ирем, Нурлыҗаным акыл иясе кеше иде минем. Шуңа да балаларым акыллы һәм тәрбияле булды"

Вәт, менә шулай диде 90 яшьлек Рашидә апа килене белән 31 ел тату яшәүнең серен сорагач. Рашидә апа Нәҗметдинова Куныр авыл  җирлеге башлыгының әнисе. Авылда эшсөяр, үрнәк, тәрбияле гаиләләрнең берсе.

– Ирем, Нурлыҗаным акыл иясе кеше иде минем. Шуңа да балаларым  акыллы һәм тәрбияле булды, – ди гомер буе ир хакын  алга куеп яшәгән Рашидә әби. – Үлеп кенә китте шул. 35 ел тракторда, аннан ремонт цехында эшләде.

Әби озак сөйли алмады, үксеп елап җибәрде. Карты белән үткәргән бәхетле еллары күз алдыннан үтте булса кирәк. Ачы күз яшьләренә олы улы Рафисның 36 яшендә, Малмыж елгасында «КамАЗ» белән батып үлүе дә өстәлде. Нурлыҗаны белән калган биш баланы тәүфыйклы, уңган-булган итеп үстерәләр алар. Рашидә апа яшьләй колхоз эшендә була, – Шәмәрдәннән ашлык ташулар да калмый, колхозда ни кушсалар, шуны намус белән башкара.

– Мин үзем тук гаиләдә үстем, – ди әби.– Әти балта остасы иде, Кунырда ул чакта әти салмаган өй калмагандыр. Шуңа тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Ә иремнең гаиләсе бик тилмереп яшәгән, кычыткан белән тукланган чаклары күп булган, ничек чыдаганнардыр... 9 бала бит...Өстәвенә, тугызынчысына 10 ай булганда дөм ятим  калганнар.

Рашидә апаның икенче баласы – кызы Рузалия Казан каласында яши, Гүзәлиясе еракта – Тобольскийда, Зиннуры төп йортта, Гөлсәвирәсе – Шодада гомер кичерә, Чепьяда хастаханәдә эшли. Төпчекләре Хаҗинур шулай ук Казанда яши.

Төпчек-орчыкка җиткәч Рашидә апа янә елап җибәрде. «Хаҗинурымны армиягә алдылар, Әфган сугышы барган еллар, шунда эләкте, – дип дәвам итте сүзен. – Сугыш бетте, киткәннәр кайтты, тик улым юк та, юк. Үлгәндер инде дип күпме күз яшьләре түккәнмендер, әйтеп аңлата алмыйм. Кайтты, балакаем, бераз соңрак кайтты, кайталмый калган булган икән...»

Хәзерге вакытта Рашидә әби  Куныр авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче улы Зиннур гаиләсе белән бәхетле картлык кичерә. Үткәннәрен ничек кенә искә алса да, “зарлана алмыйм, тормышларым әйбәт булды”, ди. 33 ел авылда башлангыч сыйныф балаларына белем биргән Гөлүсә ханым да каенәнисе турында җылы фикердә, оныклар тәрбияләшергә булышуын, акыллы киңәшләре, гаилә тормышында ярдәме зур булуын  куанып сөйли. Юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов әлеге җаваплы миссияне – Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын тапшырган саен, “ “Сокланам мин бу өлкәннәргә, нинди генә чорлар кичермәгәннәр, тик зарлануны белмиләр”, ди. Чыннан да, ил белән күтәргән газапларны эчкә йотып яшәү өчен нинди күркәм сабырлыклар кирәк икән?! Күз яшьләре аша шаяртып та куя белә алар. «Якты юл» җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов бүләк тапшырганда «Мине таныйсызмы?» дигәч  «Юк, танымыйм, ничек таныйм инде?!» дип җыелган кунакларны көлдереп тә алды. Куныр авыл җирлегеннән килгән Илзия ханымның да котлавын җылы кабул итте Рашидә апа, бик озак куллар - кулдан китмәде.

Илебез тарафыннан шушындый мәгънәле чара кабул ителүе хәзерге җәмгыятебез өчен гаять тә әһәмиятле. Ата-ана белән бала мөнәсәбәте, гаиләдәге тәрбия, социаль яшәү рәвеше, өлкәннәргә карата караш – әлеге визит вакытында ачык чагыла. Әмма безнең район җитәкчелеге кайда гына булмасын, бигрәк тә төп йорттагы өлкәннәрнең кадер-хөрмәттә яшәвенә куанып кайта. Рашидә апа гаиләсенә рәхмәтен әйтеп-аңлатып бетерә алмый:

– Өрмәгән җиргә утыртмыйлар, – ди ул. Урыным гел түрдә, Аллага шөкер. Оныкларым кайтса, кочаклап алалар, нурлы йөзләрен кызганмыйлар (12 оныгы, 10 оныкчыгы бар). Киленем үзе бер кеше инде. Улым белән икесе мал да асрый, бакча да тота, үзегез күреп торасыз, ишегалды тулы чәчәклек.

Изге нигездә яши бу гаилә.Заманында биредә мулла белән абыстай гомер иткән.Рәшидә әби дә биш вакыт намазда, балалары да иманлы.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар