Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Үзеннән матур эзләр калдырып яшәгән Мәсхүдә әбигә - 95 яшь

Җырларга кереп калган "Уфалла" арбасы тартып, "лаеш шулпасы" эчеп үскән буын кешесе ул Мәсхүдә апа.

Смәел авылында яшәүче Мәсхүдә Хәйруллинага 95 яшь тулды.

Җырларга кереп калган "Уфалла" арбасы тартып, "лаеш шулпасы" эчеп үскән буын кешесе ул Мәсхүдә апа. Зур тормыш сынаулары узганга, ул тормышның кадерен белеп, зарланмыйча, гел игелекләр-изгелекләр кылырга тырышып, үзеннән матур эзләр калдырып яши.

Авылдашы Габделхәй белән гаилә корып, үзләренең нәселләрен дәвам итәрдәй иманлы балалар үстергәннәр.

Юбилей белән котларга килгән Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район “Наз” бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, “Смәел” җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров Мәсхүдә Хәйруллинага соклануларын белдереп, изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

Язманың тулы варианты белән “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар