Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зөфәр ага Ибраһимов: “ВДНХның алтын медале дә булса – “Запорожец” автомобиле бирәләр иде”(+фото)

Сосна авылында яшәүче Ибраһимов Зөфәр Ибраһим улына 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Сосна авыл җирлеге башлыгы Рәис Садыйков, “Сосна” авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Фирдәүс Ситдиков юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Зөфәр Ибраһим улы - үзенең 90 яшьлек юбилеен сау-сәламәт булып, камил акылында каршылавы белән бәхетле. Әле алай гына түгел, 63 ел буе бергә тигезлектә, парлы гомер юлы үткән тормыш иптәше Фагыйлә апаның да янәшәсендә булуы - икеләтә бәхет! Ибраһимовлар гаиләсе авылда элек-электән үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. 

Зөфәр абзыйның балачак һәм яшүсмер еллары җиңелләрдән булмый. Шуңа күрә дә сугыш дигән ачы афәт турында, ачлыкта, ялангычлыкта үткән еллар хакында алай тирәнгә кереп китеп сөйләргә теләмәде юбиляр. 

– Ул елларда баркемгә дә җиңел булмады бит. Әтиебез сугышта калды, кайтмады. Әниебез дә күп авырлыклар күреп, газап чигеп яшәде, 64 яшендә авырып вафат булды. 4 бала үскән идек, бүгенге көндә бертуганнарым арасыннан үзем генә калдым инде. Кечкенәдән эшләп үстек, сугыш чорында Лаешта урман кисәргә дә җибәрделәр. Армия хезмәтенә алындым, 1952 елда аннан кайтып үзебезнең “Правда” колхозына эшкә кердем. Кыр станында кладовщик булып эшләдем. 45 еллык хезмәт стажым бар. Шуның 30 елын бер урында эшләп, пенсиягә чыктым. Колхозда беренчеләрдән булып терлекчелек тармагында ясалма орлыкландыру технологы һөнәрен үзләштереп эшли башларга туры килде. Юктан бар ясаучы бит ул осеменатор хезмәте! Эш урыным бик җаваплы булды. 45 ел буена 6 председатель генә алмашынды. Барысы белән дә килешеп, уртак фикергә килеп, әйбәт эшләдек. Куелган планнарны үтәп, нәтиҗәле эшләгәч, ел саен диярлек, Казаннан акчалата премия биреп бардылар. Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларым да бик күп. ВДНХның көмеш һәм бакыр медальләре белән бүләкләндем. Алтынын да алган булсам, “Запорожец” машинасы биргән булырлар иде. Ул елларда 3 медале дә булганнарга бүләккә автомобиль бирәләр иде, – дип сөйләп таң калдырды. 

Тормыш юлына килсәк, Зөфәр ага 1955 елда күрше Сосна Пүчинкәсе авылыннан Соснага туганнарына кунакка килеп йөри торган, 18 яшьлек Фагыйлә белән гаилә кора. 5 бала тәрбияләп үстерәләр – 3 малай, 2 кыз. Барлык балаларына да һөнәрле булырга белем алырга мөмкинлек тудыра алуларына сөенәләр алар. 3 малай – төзүче, 2 кызлары – укытучы. Олы кызлары Рисәлә – гаиләсе белән Нижненовгород шәһәрендә, Гадил – Себер якларында эшләп, гаиләсе белән Казанга күчеп кайтканнар, Газинур белән Мулланур Балтачта торалар, районыбызда хезмәт куялар, төпчек кызлары Рәдифә – Казанда яши. Күркәм, матур, тырыш гаиләдә үскәнгә һәркайсы тормышта үз юлын табып гомер итәләр. Төп йортка әти-әни янына җыелып кабаттан үзләренең балачакларына кайталар. Кайтмаслыкмыни?! Авыл читендә чишмә янында чын авыл өе, таллыкта кошлар сайраша, ишегалды, капка төбе ямь-яшел бәбкә үлән... Ә яз-көзләрен һәм кышларын үзгә бер табигать. Каралты-кура тулы терлек, кош-корт... Янәшәдә генә тезелеп киткән умарта оялары. 

90 яшенә җитсә дә, Зөфәр абзый әле дә балаларым бал ярата дип, бу шөгылен ташламый, быел да 10 баш умартасын әзерләп куйган. Иртә яздан шулар белән мәш килеп, җәй айларын шулар янында үткәрергә күнеккән ул. 

– Бүгенге көнемдә дә исән-сау булып, үз аягымда йөреп, үз күзләрем белән күрә алуыма мин сөенеп туя алмыйм. Аллага шөкер! Берничә ел элек бик каты авырдым. Район үзәк хастаханәсе табиблары бик әйбәтләп дәваладылар, мине кабат тормышка кайтардылар. Рүзәл Гарәфетдинович белән участок табибы Гөлнара Мансуровнага һәм шәфкать туташы Наҗиягә бик рәхмәтлемен. Үзләре дә исән-сау булсыннар, – дип ихлас теләкләрен дә ирештерде юбилярыбыз. 

Зөфәр ага белән Фагыйлә апа Ибраһимовлар әнә шулай бүгенге көндә бербөтен булып, 5 баласы, килен-кияүләре тәрбиясендә, 11 оныкның уңышларына һәм берсеннән-берсе кечкенә 9 оныкчыкның шат авазларына күмелеп, тормыштан ямь һәм тәм табып яши бирәләр. Хәерле гомерләр насыйп булсын аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев