Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зинаида Александровнага В.В. Путинның Котлау хаты тапшырылды (+фото)

Иске Торҗа авылында яшәүче Кокрова Зинаида Александровнага 90 яшь тулды

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Борнак» җәмгыяте бригадиры Вазыйх Хәкимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Зинаида Александровна хакында Иске Торҗа авылында туып-үсеп, бар гомерен шушы авылга багышлаган чын патриот ветеран ул, дисәк тә һич арттыру булмас. Балачак һәм яшьлек еллары бик авыр чорга туры килгән аның. Шулай да нык ихтыярлы, көчле булып кала алган ул. Яшьлегендә авылдашы, Бөек Ватан сугышын кичеп, 7 ел хезмәт итеп кайткан Кокров Михаил Николаевич белән гаилә коралар алар. Тырыш, күркәм гаиләнең уртак шатлыкларын арттырып бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар. 4 кыз, 2 ир бала кечкенәдән әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсәләр. 

Зинаида апа тормыш иптәше белән колхозда хезмәт куялар. Михаил Николаевич оста куллы төзүче була. Колхозда барган зур төзелешләрдә ул үз өлешен кертә. "Бүгенге көнгә кадәр авылда әтиебез салып калдырган амбарлар, складлар саклана. Бик тырыш, эшчән иде безнең әтиебез! Бер эштән дә курыкмады, умарталар тотты. Тормышчан кеше иде. Әтиебез 2015 елда 89 яшендә арабыздан китте. Исән булса аңа кичә, ягъни 8 ноябрь көнне 91 яшь тулган булыр иде. Аларның туган көннәре дә бергә иде, үзләре дә озын-озак тигез матур яшәделәр", дип сагынып искә алалар әтиләрен балалары.

Зинаида Александровна бүгенге көндә кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны булган тормыш иптәше хөрмәтенә салынган йортта яши. Балаларының, туганнарының һәм 10 оныгы белән 7 оныкчыгының кадер-хөрмәт тоеп гомер итә.

Автор фотолары

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей