Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зинһар, битараф калмыйк!

Яхшылык эшләргә омтылучылар бик күп, ләкин эшлим дигән гамәлләр еш кына сүздә, теләктә генә кала. Чынлыкта, кешенең авыр хәлдә калуын үзең шул авырлык белән очрашсаң гына аңлыйсың...

Дөньяда миллионлаган авыру бала ярдәмгә мохтаҗ. Һәрберсендә төрле, хәтта без ишетмәгән диагнозлар. Күбесенең кечкенәдән гомере өзелә, чөнки чит илдә операция ясату өчен финанс яктан мөмкинлекләре юк. Россиядә яшәүче барлык кеше 1 сум гына бирсә дә күпме акча җыелачак. Меңләгән бала аягына басар иде. Шул балалар исемлегенә безнең якташыбыз Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьям дә керә. Аңа куелган диагнозлар арасында авыр формадагы эпилепсия, Веста синдромы да бар. Кечкенә Мәрьямнең хәле көннән-көн начарлана. Чит илдә ясалырга тиешле операциягә миллион сумнан артык акча кирәк. Әлегә аның 200 мең сумы гына җыелган. Мәрьямнең яшисе, йөрисе килә. Әни кешегә дә күпме хәсрәт, кайгы, чөнки үз балаңның тилмерүен күрү бик авыр. Без дә - гимназиядәгеләр, Сафиннар гаиләсенә кулыбыздан килгәнчә булышырга булдык, бу уңайдан марафон уздырдык. Балтачтагы оешмаларга, кибетләргә, хәтта урамда үтеп баручылар арасында «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция оештырдык: кечкенә Мәрьямгә акча җыйдык. Битараф булмаган кешеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә, дөнья түгәрәк, эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә меңләтә кире әйләнеп кайтсын! Балтачта яхшы кешеләр барлыгына кабат инандык, тик араларыннан берничәсе битараф калды, балага булышырга теләмәделәр, безнең тырышлыкны да аңламадылар. 31нче гыйнварда Мәрьямгә ике яшь тула, туган көненә кечкенә генә булса да бүләк ясыйк... Бала таза-сау булырга лаек!
Һәр кеше Мәрьям хәлендә калырга мөмкин. Зинһар өчен, битараф калмыйк! Бу очракта 10 сум да бик кадерле һәм кирәк.
Мәрьямнең счет номеры: 89625559064.
Тулырак мәгълүматны әлеге сылтамадан карый аласыз: http://vk.com/club47598718.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250