Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зөлхәбирә Сафиуллина: "Иң авыры менюда иртәнге ашка коймак булган көн иде" (фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә апа Сафиуллина бүген олуг юбилеен билгеләп узды.

90 ел элек Алан авылында дөньяга килгән Зөлхәбирә кечкенәдән максатчан булып үсә, үзеннән соң туган ике энесе өчен дә ул һәрчак үрнәк була. Мәктәпне тәмамлагач, совхозда эшли, әмма тормышлары начар булганлыктан үсмер килеш Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр була. Әйтергә генә ансат, авылдан ары узмаган яшь кыз өчен бу сәяхәт тормышның кыл иләге аша үтүгә тиң була.
Сынатмый ул, заводка эшкә урнаша, аппаратчы булып эшләп, бераз акча туплагач, туган авылына кайта. 1958 елны Балтач егете Васил Сафиуллин белән гаилә корып җибәрәләр. Гаилә бәхетләрен арттырып бер-бер артлы дүрт кыз бала дөньяга аваз сала. Зөлхәбирә апа больницада пешекче, Васил абый ашыгыч ярдәмдә шофер булып эшли.

- Ул чагында барысы да кул хезмәте белән башкарыла иде. Иң авыры менюда иртәнге ашка коймак булган көн иде. Камырны өлгертергә, миченә ягарга кирәк, - дип искә ала юбиляр хезмәт елларын.

50 елдан артык үрнәк тормыш юлы үтеп, берсеннән-берсе тәртипле балалар үстергән Сафиуллиннарның гаилә традицияләрен бүген 6 оныклары, биш оныкчыклары дәвам итә. Кызганыч, янәшәләрендә Васил абый гына юк. Ул 10 ел элек бакыйлыкка күчкән.

Зөлхәбирә апа бүгенге көндә олы кызы Зөһрә, кияве Риф белән бергә яши. Суфиясы, Илсөяре, Гөлсинәсе дә көндәлек әниләренең хәлен белеп кенә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250