Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зур Лызи авылының II өлешендә яшәүче Наталия Кузьминага – 90 яшь

5нче декабрьдә Зур Лызи авылында гомер итүче тыл ветераны Наталия Филипповна Кузьминага 90 яшь тулды.

Ул гомеренең 40 елын хезмәткә - Балтач мех фабрикасына багышлый, 5 балага гомер бүләк итә. Тырыш, эшсөючән булуы белән дә ихтирам казана. Бөек Ватан сугышы елларында тимер юл чистартуда эшли. "Безне ул елларда тормыш аямады, ирләр булмагач, нинди авыр хезмәт бар - хатын-кызлар җилкәсенә төште. Тимер юллар чистартып Коми, Себер якларына ук барып җиттек",- дип искә ала ветеран.
Наталия Филипповна бүгенге көндә улы һәм килене гаиләсендә яши. 9 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, изге тәләкләрен ирештерергә Район Советыннан - Равил Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе - Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәгенең бүлек мөдире - Әнисә Хәйруллина, Шубан авыл җирлегеннән - Раиф Мөҗипов, "Кара күл" мех фабрикасыннан мастер - Галина Плотникова килгән иде.
Юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты, район башлыгы Р.Р. Нотфуллинның истәлек бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250